Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батыр ир безнең янәшәдә

Илебез өчен авыр вакытта үз гомере, саулыгы белән исәпләшмичә дә Ватан сагына басучы ир-егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Шундый батыр ирләрнең берсе, Иске Зәй бистәсендә яшәүче Равил Ишкулов.

Равил Вадим улы бүгенге көндә хәрби хезмәт вакытында авыр яралар алып Кече Ватаныбызга кайтты. Бер аягына нык кына аксаклап хәрәкәт итүче бу ирне мәктәпләрдә, яшүсмерләр арасында патриотик тәрбия сәгатьләре алып баруда еш күрергә мөмкин. Ә шәһәрнең 1нче мәктәбендә инде ул укучыларның якын дустына әверелде. Әмма күпме генә очрашсалар да, балаларның ил сагына кагылышлы сораулары Равил абыйларына беркайчан да бетмәс кебек.


— Ватан ул - иң кадерле урын, нинди генә гүзәл җирләр булса да, үз төбәгеңнең болынында үсүче әрем исеннән татлы ис юк икәнен бары тик чит җирләрдә йөреп кайткач кына аңлыйсың. Шуңа да менә шул татлы исле болыннарны, урман-күлләребезне саклау-яклау өчен кече яшьтән нык рухлы, нык бәдәнле булып үсәргә омтылу мөһим, — ди укучылар белән очрашуларда Равил Ишкулов.


Ә батыр ирнең үз язмышына күз салсаң, аның нинди нык рухлы кеше булып җитлегүенә сокланмый мөмкин түгел. Таҗикстанда туган малай яшьли ятимлек ачысын татый, аның балачак еллары балалар йортында үтә. Ә Зәйгә ул бер туганына кунакка кайткач, биредә төпләнеп калырга карар кыла.
«Җыйнак, тыныч, яшел шәһәр мине үзенә гашыйк итте, шушы төбәкне үз балаларымның туган җире итәсем килде», — дип елмая ул.
Һәм өйләнеп үз тормышын кора, Иске Зәйдә йорт сатып алып, аны төзекләндерә. Тормыш иптәше белән алар бүген ике бала үстереп олы тормыш юлына бастырганнар, ике оныклары бар.
Ә хәрби операциядә контракт нигезендә катнашу мөмкинлеге булуын белгәч, Равил Вадимович илле яшьтән өстә булуына карамастан, хәрби хезмәткә алына.


— Минем хәрби юнәлештә тәҗрибәм бар иде, шуңа да курыкмыйча контракт төзеп киттем. 1990-1993 елларда Молдовиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаштым, сугышчан әзерлекнең ни икәнен яхшы беләм. Ә хәзер Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен әзерлекле кешеләр кирәк. Әгәр дә син әзерлексез икәнсең, сугышчан иптәшләреңә бер мәшәкать кенә булырга мөмкинсең. Шуңа да егетләрне мәктәп чорларыннан ук бу эшкә әзерләү бик кирәк. Куркырга кирәк түгел, ир-ат элек-электән саклаучы-яклаучы булган. Ә инде ныклы әзерлекле ир-егетләре булган илдән дошманнар да шүрли, — ди Равил Ишкулов.


Ул контракт буенча хәрби хезмәткә 2022 елның 18 ноябрендә алына. Һәм турыдан-туры алгы сызыкта, данлыклы «Алга» батальонында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Агымдагы елның 6 февралендә алар дошман һөҗүменә дучар була.
«Сугышчан дусларымның батырлыгы бүген дә күз алдымда, алар дошман һөҗүмен үз-үзләрен аямыйча кире кактылар», — дип сөйли ул дулкынланып.


Ә Равил Ишкуловның үзенең батыр гамәлләре турында китап язарлык. Аларга һөҗүм нык кискен ясала. Шәхсән Равилнең янәшәдә генә шартлаган снаряд кыйпылчыкларыннан аягы өч урыннар яралана. Равилләр өлешчә яралы иптәшләре белән тирән җәрәхәтләр алучыларны танкка урнаштыралар. Бер аягы авырту нык сиздерсә дә, ул кулындагы автоматын култык таягы итеп таянып, сугышчан дусларын барлый. Соңыннан үлгән сугышчан дусларын җыю бурычы да Равилгә йөкләнә. Сугыш кырында ул япа-ялгыз дусларының гәүдәсен бер урынга җыя (бер урыннан танкка тутырып алып китү өчен).


— Шулай бер вакыт баш очымда квадракоптер пәйда булды. Ә сугышчан кагыйдә буенча үлеләрне яу кырыннан җыючының аркасына кызыл крест ясала, аңа тияргә тиеш түгелләр. Әмма шуңа да карамастан, аппараттан миналар җибәрә башладылар. Берсе бронижилет читеннән күкрәгемә тиеп тә узды. Мин квадракоптерга карап миңа тияргә ярамый, дигән ишарәләр ясап карадым, ә аларга барыбер"- дип искә ала ул.


Шулай да атака беткәнен качып көтеп торганнан соң, ул үзенә йөкләнгән бурычны үти, яу кырында сугышчан дусларын калдырмый. Менә шундый курку белмәс якташыбыз белән ничек горурланмыйсың.


Соңыннан Равил Ишкуловка яраларын дәвалау өчен озак кына госпитальдә ятарга туры килә. Бүген ул кабат Зәйгә кайтып төпләнеп, кече йөк машинасы сатып алып йөк ташу белән шөгыльләнә. Һәм иң мөһиме — яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев