Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Батыр йөрәкле хатын-кыз

Людмила Тибилованың полициядәге хезмәт стажы 40 елга якын.

5 октябрьдә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Эчке эшләр органнарында ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да хезмәт куя. Әйтик, бүгенге көндә лаеклы ялда булган эчке эшләр органнары ветераны Людмила Тибилованың хезмәт стажы кырык елга якын. Милициягә 1976 елда эшкә килә ул. Башта хисапчы, аннан яшүсмерләр эшләре буенча инспектор, җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе оперативнигы булып хезмәт куя.

Ул җинаятьчеләрне, югалган кешеләрне эзләү, табылган мәетләрнең шәхесләрен ачыклау белән дә шөгыльләнә. Резонанслы җинаятьләрне ачуда катнаша, күп кенә шәһәрләргә җинаятьчеләрне тоткарларга барырга туры килә.

— 90нчы елларда Татарстанда җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә хезмәт куючы хатын-кызлар күп түгел иде. Эшемне яратып башкардым, вакытымны һәм көчемне жәлләмәдем. Мин тәүлек буе йокламыйча да эшли ала идем. Өстәвенә, ул елларда башка шәһәрләрдәге коллегаларым белән тыгыз элемтәдә торып эшләдек. Җинаятьчеләрне эзләү өчен миңа Псков, Воронеж, Санкт-Петербург, Мәскәүгә, хәтта Украина, Үзбәкстанга барырга туры килде һәм һәр җирдә ярдәм күрсәтерлек яхшы күңелле кешеләр очрады. Кешеләр белән уртак тел табу — оперативник өчен хезмәтендә бик мөһим. Әгәр дә миңа ышанмасалар, гади кешеләр ярдәм күрсәтмәсәләр, мин ничек хокук сагында торучы яхшы хезмәткәр булыр идем?! Ул елларда милиция хезмәткәрләре халык арасында зур абруйга ия иде. Шул ук вакытта резонанслы җинаятьләр дә күп булды, — дип сөйли Людмила Николаевна.

Аның Эчке эшләр министрлыгы структурасындагы карьерасы 1976 елда Зәй эчке эшләр бүлегендә айныткычта бухгалтер вазифасыннан башлана. 1984 — 1992 елларда балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булып эшли. Яңа шәһәр һәм Иске Зәй бистәсе өчен җаваплы була. 1, 6нчы мәктәпләр һәм СПТУ-98дәге балигъ булмаганнарны тайгак юлга кереп китүдән сак-лый. Аннан үз вазифасын төгәл, намус белән үтәүче инспекторны җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенә күчерәләр. Людмила Тибилова гомеренең 20 елын җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләүгә багышлый, ә 2012 елда подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга китә.
Тормыш иптәше Леван Тибилов белән дә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйганда танышалар. Леван Ушангович ул вакытта патруль-пост хезмәтендә эшли. Шулай итеп, милиция гаиләсе барлыкка килә. Икесе дә хезмәт баскычлары буйлап югары күтәреләләр. Леван Ушангович майор дәрәҗәсендә өлкән тикшерүче булып эшли. Тибиловлар район эчке эшләр бүлегенә эшкә кергән бик күп яшьләргә остаз була, бик теләп тәҗрибәләре белән уртаклаша. Кызлары да алар юлыннан китә: олысы полковник дәрәҗәсендә Түбән Кама эчке эшләр бүлегеннән лаеклы ялга китә. Ә икенче кызлары Зәй эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, ул да лаеклы ялда.

Людмила Тибилованың хезмәт биографиясендә бик күп ачылган җинаятьләр бар. Аларның барысын да ул бүген дә яхшы хәтерли.

— Зәйдә резонанслы җинаятьләрнең берсе 1998 елда булды, ул вакытта кечкенә кызны вәхшиләрчә үтерделәр. Кыз музыка мәктәбеннән өенә кайткан була. Аның артыннан фатирга үзен торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре дип атаган һәм вентиляцияне тикшерергә кирәклеген әйткән ир-ат керә. Җинаять өчен мотив булып кызның колагындагы алтын алкалар тора, аларны ир-ат үзе белән ала. Без бер тәүлек эчендә җинаятьченең шәхесен ачыкладык. Үтерүче безнең шәһәрдә беркайда да эшләмәүче кеше булып чыкты. Ул гомерлек төрмәгә утыртылды, — дип искә ала ул шул чорда бөтен республиканы шаулаткан фаҗигане.

Хәзерге вакытта да Людмила Тибилова эшсез утырмый: Яңа шәһәрдә терәк пункты башлыгы булып эшли һәм район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе урынбасары булып тора.

— Без Эчке эшләр министрлыгының барлык ветераннары белән элемтәдә торабыз, аларның күбесе терәк пунктка шахмат уйнарга, аралашырга, элекке вакытны искә төшерергә килә. Иң активларны төрле чараларда катнашырга чакырабыз. Моннан тыш, башка шәһәрләргә экскурсияләргә дә чыгабыз, — ди Людмила Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев