Батыр егетләребез белән горурланабыз
Махсус хәрби операциядәге егетләр гаиләләренә командирларыннан Рәхмәт хатлары килә.
Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар. Моны район башлыгы, хәрби комиссар исеменә, хәрбиләрнең гаиләләренә командирларыннан килүче Рәхмәт хатлары да раслый.
Зәй ир-егетләре дә Ватан чакыруы белән илебез иминлеге сагына басты. Алар махсус хәрби операция зонасында бурычларын лаеклы үти. Якташларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялга да кайта. Ике атналык яллары бик тиз үтеп китеп, алар янә хезмәттәшләре янына, махсус хәрби операция зонасына юл ала. Әлбәттә, әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм барлык якыннары, якташлары алар өчен җан атып тора. Шунысы куанычлы, Зәйнең кыю, батыр егетләре исеменә хәрби комиссариатка Рәхмәт хатлары килә. Шушы көннәрдә тагын бер гаиләгә шатлыклы хәбәр килеп иреште.
Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов аны хәрбинең тормыш иптәше Эльвирага тапшырды. Шулай ук тантанада хәрби егетнең эш урыны — «Техно» заводы вәкиле дә катнашты.
— Зәй хәрби комиссариатына махсус хәрби операция зонасында мобилизация һәм контракт буенча хезмәт итүче егетләр исеменә Рәхмәт хатлары килеп тора. Бу безнең, чыннан да, иң көчле, чыдам, батыр ир-егетләребезнең ил сагына басуын тагын бер кат дәлилли. Алар барысы да катлаулы хәрби шартларда махсус хәрби операция территориясендә батырларча хезмәт итәләр, үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтиләр, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
«Әлеге хәрби хезмәткәр полк командиры өчен ышанычлы таяныч булып тора. Үзенең тәртибе, аралашуы, тышкы кыяфәте, хәрби әзерлеге белән алар иптәшләрен түземлеккә, тәртипкә этәрә, ә бу хәрби шартларда бик мөһим. Командование куйган барлык хәрби бурычларны сыйфатлы, намус белән һәм тиз үти», — диелә полк җитәкчелегеннән килгән хатта.
Әлеге гаиләдә ике ул тәрбияләнә. Алар өчен әтиләре үрнәк булып тора.
— Улларым, әлбәттә, әтиләрен көтәләр. Без аңа терәк булырга тырышабыз. Ай саен исемле посылкалар җибәреп торабыз. Мондый Рәхмәт хаты алуы безнең өчен сөенеч тә, горурлык та. Әтиебез май аенда отпускага кайткан иде, хәзер икенче мәртәбә кайтуын көтәбез, — ди Эльвира.
«Техно» заводы кадрлар бүлеге белгече дә заводта тырыш, үрнәк хезмәткәрләр эшләвен, аларның хезмәт урынында да, махсус хәрби операция зонасында да сынатмавын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, хәрби комиссариатта контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә.
— Контрактны 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр төзи ала. Аларга бер тапкыр 195 мең сум түләү каралган. Хезмәт хакы аена 204 мең сумнан башлана. Бер көн хезмәт өч көн булып санала. Контракт 1-2 елга төзелә, — ди Айрат Әгъләмҗанов.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта районда контракт буенча хезмәт итәргә теләп хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүчеләр күп. Хезмәтен бетереп кайтып, контракт буенча яңадан хезмәт итәргә карар итүчеләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев