Башкала студенты мошенникларга 270 мең сум биргән
Казаннан студент кыз акчаны үзен элемтә килешүен озайтырга кирәклегенә ышандырган мошенникларга биргән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 21 яшьлек кызга билгесез кеше шалтыратып, үзен кәрәзле элемтә хезмәткәре дип таныштырган. Ул аңа хезмәт күрсәтү килешүен озайтырга кирәклеген сөйләгән һәм хәбәрләрдән кодны атауны сораган. Шуннан соң кызга янәсе эчке эшләр вәкиле шалтырата, аның исеменә кредит рәсмиләштерү омтылышлары турында хәбәр итә һәм акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә күндерә. Аның күрсәтмәләре буенча, студент кыз мошенникларга 270 мең сумнан артык акча күчергән.
Үзен алдаганнарын аңлап, кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев