Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балык тотуга чикләүләр кертелә

Идел-Кама балыкчылык территориаль идарәсенең биологик су ресурсларын күзәтү буенча дәүләт контроле бүлеге балык тоту мәсьәләсендә табигатьне саклауга кагылышлы законнарны төгәл үтәү мөһимлеген искәртә.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә Идел-Кас-пий балыкчылык хуҗалыгы бассейны кагыйдәләренә таянып, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев, Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларга коючы елгаларда балык тотуны чикләү чоры игълан ителә. Бу язгы уылдык чәчү чорында балыкларны саклау максатын күздә тотып эшләнә. Бары тик елга буеннан ике кармак белән генә балык тоту рөхсәт ителә. Шулай ук сулыкларда көймә, каекларда йөргәндә балык тоту җайланмалары булмаска тиеш. Бу таләпләрне бозган очракта административ җаваплылык карала. Штраф күләме РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә ике мең сумнан биш мең сумга кадәр билгеләнергә мөмкин, моннан тыш, судно, балык тоту өчен һәм башка кирәк-яраклар конфискацияләнә. Кагыйдә бозучыларны ачыклау өчен табигать ресурсларын саклауга җаваплы оешмалар белгечләре сулыкларда даими күзәтү алып барачак.
Балык тоту мәсьәләсендә сораулар булганда бердәм номерга: 8(843)570-54-90 шалтыратырга мөмкин.

 Владимир Васильев / "Татар-информ" фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев