Баллы табыш
Районыбызның гүзәл табигатьле, бик матур бер почмагында урнашкан Яңа Пәлчикәү авылы — кош-корт, мал-туар тоту өчен бер дигән җирлек.
Бу тирәдәге авылларда халык күпләп терлеген дә, фермасы белән куянын да үрчетә, умарта тотучылары да күп. Александр Дурманов — шуларның берсе. Үз ихатасында 9 баш умартасы бар.
Умартачылар ел буе тир түккән хезмәтләренең җимешен җыйды. Хәзер исә алар өчен сезон төгәлләнеп килә. Умарталарны кышка әзерләү белән мәшгульләр. Быел бал уңышы үткән ел белән чагыштырганда мактанырлык булмаса да, җитәрлек.
Александр Дурманов моны җәйнең иртә килүе һәм яз көне булган кыраулар белән аңлата.
Аның умартачылык белән мавыгуы кечкенәдән килә. Әтисе дә тәҗрибәле умартачы булган.
— Биш яшьлек чагымда ук әтием үзе белән ияртеп йөрде, аның янында кайнашып, мөмкин кадәр ярдәм итеп үстем, кортларны яңа умартага күчергәндә бар игътибарымны биреп, ана корт-ны күзләгәнем исемдә. Чын умартачылык эшем шуннан башланды да инде, — ди ул.
Бары ике оядан башланган кәсеп, Александр дәдәй өчен җан тынычлыгы бирүче шөгыльгә әверелә.
— Агымдагы ел бал кортлары өчен яздан ук авыр килде. Кортлар да юньләп бал җыя алмадылар. Тузганак, карлыган, алмагач, юкә чәчәкләренә зур зыян килде. Дөресен генә әйткәндә, күп умартачылар өчен яз-җәй авыр килде, уңышны мул дип мактанып булмый. Шулай да, туганнарга, якыннарга өләшерлек бал аерттык, — ди умартачы.
Умартачының эше кыш-яз айларында да туктамый. Бу вакытта ел уңышын җыю өчен мөһим эшләр башкарыла да инде. Кортларны тукландыру бик кирәк. Мул уңыш алу өчен умартачыларның үзләренә дә бал кортлары кебек тырышып эшләү мөһим. Александр дәдәйгә бу эштә тормыш иптәше Татьяна ханым ярдәм итә. Умартачылык — үзенә күрә бер ямьле шөгыль, ди Дурмановлар.
Гаилә башлыгы — Александр дәдәй туган авылы Яңа Пәлчикәүдә төпләнә. 10 елдан артык гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яшәп ала. Тик аны барыбер туган төбәге, авыл табигате тартып кайтара.
Кайчандыр умартадай гөжләп торган Яңа Пәлчикәүдә хәзер тынлык хакимлек итә. Киләсе көннәрдә кечкенә авылның зураеп, яшьләр, бала-чага белән тулы урамнар булуын бик тели карт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев