Балигъ булмаган балага тәмәке саткан сатучы җавапка тартылачак
18 яше тулмаган балаларга тәмәке саткан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча җаваплылык каралган.
Узган атнада Зәйдә шундый бер факт ачыкланган.
Зәйдәге кибетләрнең берсендә сатучы балигъ булмаган балага тәмәке саткан.
«Әлеге сатучы административ җаваплылыкка тартылачак», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев