Балигъ булмаган балага сыра саткан сатучы җавапка тартылачак
Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кешеләрнең спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре даими тикшерүләр үткәрәләр.
Узган атнада шундый бер факт ачыкланган.
Зәйдәге кибетләрнең берсендә сатучы балигъ булмаган балага сыра саткан.
«Әлеге сатучы административ җаваплылыкка тартылачак», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев