Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме – көн үзәгендә
Балалы гаиләләргә, күпбалалыларга ярдәм итү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту – “Гаилә” илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе. Ана капиталы, социаль контракт һәм башка түләүләрне һәм ташламаларны хәзер автомат рәвештә алырга мөмкин.
Бу социаль казначылык төзелгәннән соң мөмкин булды, ул дәүләт ярдәменең мөмкин булган чаралары турында мәгълүмат бирүне һәм түләүләрне гадиләштереп, белешмәләр җыеп тормыйча, гариза буенча яисә аннан башка гына алуны күздә тота.
Хәзер түләүләрнең 61 төре бар, шуларның 35ен кешеләр автомат рәвештә ала (гариза бирергә кирәкми). Шундый ук схема буенча социаль контракт төзергә мөмкин. Агымдагы елда 110,7 мең социаль контракт төзелгән, 323,3 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән. Бала тууны теркәгәннән соң ана капиталына сертификат шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирелә. Ел башыннан бирле балалары булган 800дән артык гаилә бу ярдәмне кулланган.
Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ярдәм чараларын билгеләү уңайлылыгы өчен, бердәм цифрлы платформада җиде мәгълүмат банкы булдырылган. Алар күп балалы гаиләләр, ветераннар, опекадагы балалар, башка ташламалы категорияләргә кагыла. Ә региональ түләүләрне социаль казначылыкка күчерү киләсе адым булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев