Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме

Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында илдә балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына игътибар тагын да артты.

Нинди дәүләт ярдәмнәре каралуы турында без Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең Зәйдәге клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова белән сөйләштек.

— Лилия Заһитовна, әңгәмәбезне ана капиталыннан файдаланучылардан башлыйк әле...

— Зәйдә 2023 елда 250дән артык гаилә ана капиталын төрле максатларда файдалану өчен гариза язды. Ә Татарстан буенча караганда, бу ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде. Зәйлеләр арасында ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотучылар шактый. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә алалар. Шулай ук йортны кредит алмыйча, ана капиталы акчасына гына төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын, мәсәлән, таунхаусларны (берничә гаиләгә каралган торакны) яисә дуплексларны (ике гаиләгә бүленгән йортны) реконструкцияләүгә һәм төзүгә юнәлдерә алалар. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була. Ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны Социаль фондка дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен Социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

— Гаилә өчен бердәм пособие түләү шартларын да аңлатып үтсәгез иде...

— Бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса, бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә. Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга тиеш. Исәп-хисап чоры — гариза биргән айдан бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итә. Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 һәм 100 процент күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы 12741,00 сум тәшкил итә. Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия. Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде.

— Гаиләләрнең күпләп бала табуы да дәүләт тарафыннан хуплана. Бу максатны күздә тотып нинди социаль чаралар карала?

— Монда мин йөкле хатыннарга бала табу өчен уңайлыклар тудыруга юнәлдерелгән чараны атар идем. Бу уңайдан медицина учреждениеләренә йөкле хатын-кыз аларга килеп бала тапсын өчен кызыксындыру чарасы гамәлдә. Мәсәлән, агымдагы елда Татарстанда 7,5 мең ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаланганнар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 миллион сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән. Бала табу сертификаты — ул йөкле хатынга бала табу, шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.

Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы, шулай ук бер
яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турында мәгълүматлар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев