Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларының уңышы – әниләренең горурлыгы

Бигеш авылында яшәүче Флүрә Хәйруллина — районыбызның үрнәк әниләренең берсе.

Ул өч кызга  гомер биреп, аларны тәрбияле, үзе кебек тырыш итеп үстерә. Кызлары өчесе дә дөньядагы  иң игелекле һөнәрне сайлаганнар – табиблар.

Балаларның тәүфыйклы, тырыш, үз максатларына ирешүләрен күрүдән дә, аларның әни, дип уңышлары белән сөенеп уртаклашуларыннан да бәхетле мизгелләр юктыр ана кеше өчен.

Флүрә Шәфыйковна – үзе Кәрәкәс авылы кызы. Күрше Бигеш авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Өлфәт белән өч кыз үстерәләр.  Флүрә апа башта пешекче булып эшли, 1969 елда авыл Советына сәркатиб булып эшкә күчә. Һәм бу вазифаны 32 ел башкара. Әле бүген  80 яшендә дә аның үз бизнесы бар: Түбән Камада аяк киемнәре кибете тота. Үз сатучылары бар, эшмәкәрлек эшчәнлеге көйләнгән. Барысына да үз тырышлыгы белән ирешә ул. Заманында өч кызга югары белем бирү дә җиңелләрдән булмагандыр. Әле икесе бер вакытта укыганнар. Тормыш иптәше дә иртә вафат булган.

– Кызларым үзләре бик тырыш булды. Төнге сәгать икеләргә кадәр дәрес әзерлиләр иде. Йорттагы эшләргә дә җитештеләр, – ди Флүрә апа. 

Кызларының өчесе дә җаваплы, шәфкатьле, кешеләр гомерен саклауга багышлаган һөнәр сайлаган.  Олысы Флүзә Әхтәмова  – Түбән Камада, кечесе Зөлфия Хәйруллина Казанда невролог булып эшлиләр. Ә уртанчысы Сәрия Шәйхетдинова – районыбызның зур хөрмәткә лаек табибы. Ул – Бигеш табиблык амбулаториясендә стоматолог. 

Флүрә Шәфыйковнаны туганнары, авыл халкы, хезмәттәшләре бары тик яхшы яктан гына беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ул – һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел, сабыр холыклы, тырыш, тынгысыз җанлы кеше. 

– Без – өч кыз әниебез үрнәгендә үстек. Аның тәвәккәл, куйган максатына ирешүе, авырлыкларга бирешмичә көчле рухлы булуы, безгә биргән тәрбиясе, киңәшләре безне олы тормыш юлына чыгарды, һөнәр сайлаганда үрнәк булды, –  ди кызы Сәрия. 

Флүрә Шәфыйковна заманында чит илләргә күп йөри. Төркия, Египет, Тайланд, Индия, Вьетнам, Тунис, Гарәп Әмирлекләрендә булган. Абхазиядә санаторийларда ял итәргә ярата. Әле бу көннәрдә генә аннан кайткан. Абхазия санаторийларына ял итәргә авыл халкын да алып барган. Аш-суга да бик оста. Интернеттан рецептлар табып, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлый балалары, оныкларын. 

– Балаларым – минем терәгем. Аллаһка шөкер, аларга дөрес тәрбия бирә алганбыз. Мин бүген –  бәхетле ана. Балаларым – минем горурлыгым да, киңәшчеләрем дә, сердәшчеләрем дә. Дөньялар тыныч булсын, балаларыбыз исән-сау булсын иде дип телим, – ди Флүрә апа.

Күпне күргән, әмма тормыш сынаулары алдында баш имәгән Флүрә Шәфыйковна 80 яшендә дә тормыш белән бергә кайный. Йөзендәге шатлыклы елмаюыннан күренгәнчә, бу аңа яшәү дәрте, тормыш яме бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев