Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларына алимент түләмәгән хатын-кызга хөкем карары чыгарылган

Бу көннәрдә Зәй шәһәр суды балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән хатын-кызны хөкем итте.

Әлеге хатын-кыз балаларына алимент түләргә тиешлеге турындагы суд карары булса да, тотрылыклы кереме була торып түләүләрне башкармаган. Элегрәк тә ул бу төрле хокук бозулар өчен мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән булган, әмма кабат алимент түләвеннән качып йөргән. Нәтиҗәдә бурычлары 200 мең сумга җыелган. Һәм аңа карата   Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсе 1нче өлеше буенча эш кузгатылган. Шәһәр суды хатын-кызны гаепле дип танып, 29 гыйнварда аны 7 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. 

Моннан тыш, әле хатын-кызның  Россия Федерациясе Җинаять кодексының 74 маддәсе 4нче бүлеге буенча Зәй шәһәр судында  2025 елның 20 августында чыгарылган шартлы хөкем карары да булган. Аның да тулысынча үтәлеп бетмәвен исәпкә алып, гомуми карар буенча хатын-кызга балаларын карауга тиешле өлеш кертмәгән өчен 11 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, колония-поселениягә җибәрү хөкеме чыгарылган.


Мәгълүмат һәм фото Зәй шәһәр суды сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев