Балаларны рәсем ясарга чакыралар
Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрде һәм һәр якшәмбедә ачык һавада рәсем дәресенә чакыра.
Иң кечкенә катнашучылар өчен балалар көннәре җәй буе үткәреләчәк.
"Бу матур җәйге проект Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге инициативасы буенча бишенче ел тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә республиканың 3 мең кешесе һәм кунаклары өчен 200дән артык дәрес үткәрелде. Ачык һавада дәресләр - азарт кына түгел, ә профессиональ педагоглар җитәкчелегендә оештырыла торган иҗади очыш та ул. Кояшлы һава торышы һәм Казан пейзажларының матурлыгы моңа ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Катнашучылар рәсем сәнгатенең төрле техникасын үзләштерә, карандаш белән тигез штрихлар ясау, төсләрне дөрес сайлап алу, акварель һәм акрил буяулары белән рәсем ясау серләренә төшенә. Дәресләр үткәрү өчен материаллар урында бирелә, үзегез белән теләк һәм илһам гына алуыгыз сорала!
фото социаль фондтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев