Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балаларга шатлык бүләк иттеләр

1-10 декабрьдә Россиядә инвалидлар декадасы үткәрелә.

Инвалидлар декадасының төп максаты — заманча җәмгыятьнең игътибарын һәм көчен сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл итүгә юнәлтү.

29 ноябрьдә әлеге декада уңаеннан Зәйнең «Форпост» үзәге директоры Наталия Шахмаева, «Мирный» һәм «Бөгелде» территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре Гөлбану Галяминская һәм Мария Гарапшина, үзәк китапханәнең 7нче филиалы китапханәчесе «Кәеф бүләк ит» акциясе үткәрделәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына бардылар. Балаларга татлы бүләкләр һәм кызыклы китаплар тапшырылды.

«Кешеләргә, бигрәк тә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларга яхшы сүз, назлы елмаю белән ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли алабыз. Бу аларга тормыш шатлыгын һәм матурлыгын аңларга мөмкинлек бирә», — ди чараны оештыручылар.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев