Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга – Лев Толстой турында

Зәйнең 6нчы мәктәбендә Лев Толстойга багышланган әдәби сәгать узды.

Анда  3 "А" сыйныфы укучыларына шәһәр үзәк китапханәсе китапханәчеләре язучы турында сөйләделәр, белемнәрен ныгытырга ярдәм иттеләр. 

“Балалар Лев Николаевич үзе уйлап тапкан хәйләкәр табышмакларны дәртләнеп чиштеләр. Һәрбер сүз, пазл кисәге кебек, Толстойның нинди шәхес икәнен аңлауга якынайтты. Лев Николаевич тормышыннан мавыктыргыч фактларны кызыксынып тыңладылар, аның катлаулы холкы, фәлсәфи карашы һәм дөнья әдәбиятына керткән зур өлеше турында белделәр. Балалар аның эшкә сәләтлелегенә, гаделлеккә омтылышына һәм гади кешеләрне яратуына гаҗәпләнделәр. Балаларның күзләрендә кызыксыну уты янды. Алар Ясная Полянадагы утарны күз алдына китерделәр, анда әдип үзенең үлемсез әсәрләрен иҗат иткән. Бу көн алар өчен әдәбият дәресе генә түгел, ә рус әдәбияты даһилыгы белән чын танышу көненә әверелде. Толстой аларга дәреслектәге кырыс портрет кебек түгел, ә үз фикерләре, хисләре һәм кичерешләре белән тере кеше буларак ачылды.”, - ди китапханәче Эльза Әхмәтшина.

фотолар китапханәдән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев