Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында иминлекне кайгырту максатында, янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән ут-күз булдырмауга каршы чараларга игътибарлы булырга сорыйлар.
Шул уңайдан инспекторлар мәктәпләрдә каникул алды линейкаларында катнаштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләделәр.
Янгын – зур бәла ул. Бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл, берсүзсез үтәү генә матди югалтуларны һәм кеше корбаннарын булдырмаска ярдәм итә ала. Статистика күрсәткәнчә, гадәттә янгыннарның гомуми санының 10-15% ы балаларның ут белән саксыз эш итүеннән килеп чыга. Балалар үлеме белән янгыннарның сәбәпләре еш кына балаларның ут белән шаяртулары була. Әлеге мәгълүматлар, кагыйдәләрне үтәүне искәртү мәктәпләрдәге очрашуларда искәртелде.
фотолар янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев