Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында
Балалар учрежденияләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Зәйнең янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре балалар бакчаларында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек чараларын даими үткәреп торалар.
Чираттагы шундый өйрәнүләр бу көннәрдә Югары Шепкә, Югары Мәлем мәктәпләрендә, «Тылсымлы әкият», «Миләшкәй» балалар бакчаларында уздырылды. Шартлы сигналдан соң балаларны бинадан эвакуацияләү күнекмәләре үткәрелде.
Белгечләр һәр таләпнең дә тиешле дәрәҗәдә үтәлүен билгеләделәр. Ә балаларга янгын сүндерү машиналары, җиһазлар турында мәгълүмат бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев