Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга – энергетик һөнәре турында

29 гыйнварда Зәй ГРЭСының профориентация кысаларында эшләүче “Энергия коды” командасы шәһәрнең балалар иҗат йортында интеллектуаль квиз-уен үткәрде.

Анда талантлы балалар “Энергия коды: үз траекторияңне ачыкла” интеллектуаль чарада үз белемнәрен сынады.  
Бу чын мәгънәсендә энергетика дөньясына чуму булды. Балалар шифрланган сорауларны, мөһим тармак белән бәйле логик бурычларны һәм башваткычларны  чиштеләр.

Барлык командалар да бергә эшли белүләрен күрсәттеләр. 

Бу чара хезмәттәшлек турында ике яклы килешү кысаларында узды.

“Без мондый очрашулар уңай хис-кичерешләр генә түгел, ә балаларга үзләре өчен яңа офыклар ачарга һәм энергетика һөнәре турында күбрәк белергә ярдәм итә дип ышанабыз”, - диләр грэслылар.

фотолар: ГРЭСның телеграмм каналыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев