Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балаларга багышланган гомер

Нәзирә Ханнанова гомеренең 43 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.

Күптән түгел Бигеш авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Нәзирә Ханнанованы 85 яшьлек юбилее белән котладылар.

Нәзирә апа 1938 елның 10 ноябрендә Кәрәкәс авылында туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, урта мәктәпне Бигештә тәмамлый. Өч ел чамасы тимер юлда эшләгәннән соң, 1960 елда Бигеш урта мәктәбенә физика һәм химия кабинетларына лаборант булып эшкә урнаша. Авыл кызында педагогикага мәхәббәт, үзенең тормышын балалар укыту белән бәйләү теләге нәкъ шул елларда уяна. Ул тормышын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын читтән торып тәмамлый. Институтка кергән елда ук балаларга математика укыта башлый. Төрле елларда математика белән беррәттән физика, химия, астрономия, ә 1985 елдан информатика фәннәрен укыта. Һәр урында эшен яратып, җиренә җиткереп һәм төгәл итеп башкарырга өйрәнгән Нәзирә апаны 1972 елда директорның оештыру-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыккач та, яраткан мәктәбеннән, укучыларыннан аерыласы килми, әле тагын 10 ел эшен дәвам итә. Нәзирә апа бүген дә мәктәбен, шул мәктәпне тәмамлаган укучыларын онытмый – матур хатирәләр белән искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев