Балалар туризм турында сөйләште
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре туризм көненә багышлап, балалар өчен танып-белү дәресе үткәрде.
Быел Россиядә туризм көнен билгеләп үтүгә 45 ел тулды.
Кызыклы дәрескә 1нче мәктәпнең IV сыйныфы укучылары чакырылган иде. Туризм турында мәгълүмат бирелгәннә соң, палатка кую, учакта ризык әзерләү серләренә дә төшенделәр.
Өйрәнгәннәрне ныгыту өчен ике командага бүленеп ярышлтылар да. Алар рюкзак та җыйды, һава торышын алдан чамаларга да өйрәнде, туризм турында табышмаклар да чиште. Соңыннан гаиләләре белән походка чыгарга сүз куешып таралыштылар.
фотолар музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев