Балалар туклануы сыйфатлымы?
Ата-аналар мәктәпләрдә бирелә торган ризыкларны татып карады.
Бу көннәрдә ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, мәктәп директорларыннан торган делегация Чаллының туклану комбинатында булып кайтты. Әлеге экскурсияне оештыру башлангычы белән район башлыгы Разиф Кәримов чыкты, ул әти-әниләрнең балалары ничек туклануын белүләрен хуплый.
Экскурсия башта авыл мәктәпләре вәкилләре, аннары шәһәрнекеләр өчен оештырылды. Комбинат Чаллы шәһәре читендәрәк урнашкан һәм 14 мең квадрат метрдан артык мәйданны били. Замана таләбеннән чыгып ул елдан-ел модернизацияләнә, яңа станок, техникалар белән тулыландырыла.
Экскурсияне комбинатның директор урынбасары Гүзәл Фазуллина уздырды. Һәркемгә халат, бахила, шапочка бирелде.
Көн саен комбинатта 62 тонна продукция җитештерелә, ассортимент 300 данәдән артып китә.
Экскурсияне йомыркаларны юа һәм эшкәртә торган цехтан башладылар. Һәрбер килгән партияне техноглар тикшерә. Комбинатның үз лабораториясе, технологлары бар. Аннары «иң тәмле цех» белән таныштырдылар. Анда төрле итле, баллы эчлекләр белән әзерләнүче ризыклар өчен коймаклар пешерелә. Күпләр күз алдына китергәнчә аларны беркем дә кулдан ясап, бөкләп утырмый. Җитештерүнең һәрбер цехында кеше кулы бик сирәк тия, дип әйтергә була. Коймаклар станоктан озын тасмалар булып, пешеп үк чыгалар һәм аларга автомат рәвештә эчлек салып төрелә. Бөкләү эшен дә техника башкара. Станок янында берничә кеше күзәтеп кенә торалар. Һәрбер җитештерелгән продукция металлодетектор аша уздырыла. Шуңа да ризык эчендә тимер кисәкләре булырга мөмкин түгел.
Бөтен цехлар да аерым ишекләр артында урнашкан. Мисалга тавык итен бер, ә сыер ите, балыкны икенче урында эшкәртәләр. Итләрне станок кирәкле формада кисә. Котлет, зразы, пилмәннәр дә станокта ясала. Әлеге цехларда шактый салкын, эшчеләр жилет һәм җылы аяк киемнәреннән йөриләр. Киемгә килгәндә һәрбер эшчегә 3 комплект кием бирелә, пычранган очракта ул аны алмаштырырга тиеш. Аларны өйләренә алып кайтып юарга ярамый, заводта киемнәр юу, дезинфекцияләү урыны бар. Шулай ук иртән эшкә килгән һәркемне медицина хезмәткәрләре тикшерә, авыру билгеләре ачыкланганда хезмәткәрләргә цехларга керергә ярамый. Кунаклар комбинаттагы чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттеләр. Делегация килә дип кенә 14 мең квадрат метрлы бинаны юып бетереп булмый бит, күренеп тора таләпләр катгый куелган. Цехларда бернинди артык әйбер дә юк, станок, эшче һәм продукция таралары гына. Барлык савытларны югары температуда юып, эшкәртеп кенә калмыйлар, ә киптерәләр дә икән.
Комбинатка китерелгән һәрбер продукция технологларның җентекле тикшерүен уза. Итне дәүләт ветеринар табибы тикшерә. Яшелчәләрнең сыйфаты да аерым игътибарда, аларны махсус цехта эшкәртәләр. Бәрәңге кабыгын башта машина әрчи, аннары кара таплары калса кулдан чистартып бетерәләр. Ахырдан аларны ваккумлы пакетларга салып мәктәп, балалар бакчаларына озаталар.

Кунаклар өчен иң көтеп алынган мизгел ул дегустация иде. Алар хөкеменә балалар нинди ризык-лар белән туклана шуны тәкъдим иттеләр. Бу компоттан алып ашка кадәр. Кайнар ашлар, пилмән, ит, балык котлетлары, төрле салатлар, эремчек запеканкасы барсы да бик тәмле һәм матур итеп ясалган иде.
Баласы шәһәрнең татар гимназиясендә укучы Марина Гурьянова да ризыкларны зур игътибар белән татып карады һәм «телеңне йотарлык!», дип бәяләде.
“Билгеле булганча, районыбыз мәктәпләре Чаллының туклану комбинаты белән 2015нче елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Шушы вакыт эчендә бер генә зар да килеп ирешмәде. Бездән тыш комбинат Чаллының барлык мәктәп һәм балалар бакчаларын шулай ук Алабуганың халыкара мәктәбе өчен ризык җитештерә. Теләгән очракта, мәктәпләрдә тәкъдим ителгән ризыкны һәр әти-әни дә татып карый ала. Моның өчен сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балалар бакчаларында да шул ук кагыйдә”, – ди мәгариф идарәсе белгече, технолог Әлфия Куянова.
Экскурсиядән һәр ата-ана баласы туклануы өчен тыныч күңел белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев