Балалар куркынычсызлыгы –көнүзәк мәсьәлә
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында яшүсмерләр тарафыннан кылынучы хокук бозуларны бетерү буенча профилактик эшчәнлек турында сөйләштеләр.
Утырышта балигъ булмаганнар эшләре буенча рес-публика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина һәм ТР прокуратурасының оператив-эзләү эшчәнлеге буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Андрей Гыймадиев катнашты.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова алып барды. Көн тәртибенә балалар куркынычсызлыгының төп мәсьәләләре куелган иде.
Утырыш эшендә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Олег Камалюков чыгыш ясап, соңгы 9 айда яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең торышы турында сөйләде.
“Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларының артуы борчуга сала. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, яшүсмерләр җинаятьчелеге 2дән 7 гә артты. Алар арасында порнографик характердагы материаллар әзерләү, ялган күрсәтмә бирү, автомобиль куып китү, урлашу һәм өч очракта хулиганлык кылу очраклары бар. Әлеге хокук бозуларда сигез яшүсмер катнашкан. Моннан тыш, кыйнау очраклары да бар. Без әти-әниләрдән яшүсмерләр тәртибенә игътибарлырак булырга, алардагы һәр үзгәрешне күзәтүне сорыйбыз”, – диде эчке эшләр бүлеге башлыгы чыгышында.
Соңгы вакытларда гына төрле хилафлыклар кылган өчен район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе профилактик исәбенә 31 яшүсмер куелган. Ә инде 23 балигъ булмаган бала даими тикшерүдә исәптә тора, аларны инспекторлар һәрвакыт күзәтүдә тота. Имин булмаган гаиләләрдән 18 ата-ана профилактик исәптә.
Киңәшмә барышында әлеге балалар, ата-аналар белән бердәм төстә җитди эшчәнлек алып бару юлларын барладылар.
Утырышта мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә профилактика эшен оештыруны яктыртты.
“Районда 22 гомуми белем бирү оешмасында 4891 укучы укый. 9нчы коррекция мәктәбендә 128 укучы белем һәм тәрбия ала. Политехник көллияттә 540 студент исәпләнә. Агымдагы елның 30 сентябренә мәктәпләр эчендәге профилактик исәптә – 698, политехник көллияттә 95 студент тора. Без бу аерым категориядәге балалар белән профилактик эшне район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, район үзәк дәваханәсе белән берлектә алып барабыз. Эчке эшләр министрлыгы белән ТР Мәгариф һәм фән министр-лыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү кысаларында хокук бозуга һәвәс укучылар ачык-ланган очракта, мәгълүмат эчке эшләр бүлегенә җибәрелә. Балигъ булмаган баланың гаиләсендә социаль куркыныч хәл ачыкланган очракта, мәктәп хезмәткәрләре сигнал картасы төзи. Быел тугыз айда шундый 11 сигнал картасы җибәрелде. Әлбәттә, күмәк эш нәтиҗәсез калмый, безнең максат – һәр баланы кыек юлдан китүдән саклау”, – диде ул.
Районда хәвефле төркем-дәге балалар өчен социализация маршрутының индивидуаль формасы эшләнгән. Бу балалар белән сыйныф җитәкчеләре, социаль педагоглар, педагог-психолог-лар эшли. Риск төркеменә эләккән укучыларның ата-аналары белән өстәмә эш алып барыла. Педагог-психологлар булмаган мәктәпләрдә муниципаль психологик-педагогик хезмәт эшли.
Мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары тәртипләре буенча исәптә торучы яшүсмерләрне сыйныфтан тыш эшләргә тартуны алгы планга куя. Яшь армия, “Беренчеләр хәрәкәте”, театр студияләре һәм спорт клубларына актив җәлеп итү бара. Бу инициативалар җаваплылык, традицияләргә хөрмәт һәм лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән. “Мөстәкыйль балалар” республика наркотикларга каршы көрәш проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу көннәрдә генә «Сәламәт йөгерү» акциясендә күп яшүсмерләр катнашты.
Төп бурыч булып яшүсмерләрдә патриотик аң һәм актив гражданлык позициясе формалаштыру тора. Алар волонтерлык проектларында, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү акцияләрендә, мәсәлән, окоп шәмнәре, култык таяклары ясауда һәм башка социаль инициативаларда теләп катнаша.
Муниципаль районда балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү, мәктәп каникуллары вакытында аларның мәшгульлеген тәэмин итү программасы чаралары гамәлгә ашырыла. Эчке контрольдә торучы балаларның мәшгульлеге даими төстә мониторинг-лана. Быелгы җәйдә мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларында исәптә торучы 164 балигъ булмаган бала, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 197 бала ял итте.
Утырышта шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләргә ярдәм итү, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләү чаралары хакында сөйләде. Ул биргән мәгълүматлар буенча, тугыз ай эчендә социаль ярдәм мәгълүмати системасына 45 сигнал картасы кергән. Болар – имин булмаган гаиләләр турындагы хәвефле хәбәрләр. Аларны җентекләп тикшергәч, 32 гаилә профилактик исәпкә куелган.
“Исәпкә алынган гаиләләрдә борчулы төп мәсьәлә – ата-аналарның исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә балалаларына игътибарлары, тәрбияләре җитмәү. Профилактика субъектлары эше буенча нәтиҗәләр регламент нигезендә даими карала һәм анализлана. Үткән 9 айда без 18 утырышта 282 балигъ булмаган бала яшәгән 126 гаиләдәге хәлне анализладык. Алар буенча ата-аналарга торак мәсьәләләрен һәм эшкә урнашу мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү, алкогольгә бәйлелектән дәвалану буенча чаралар күрү, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль ярдәм чараларын һәм ташламаларны алуда ярдәм күрсәтү, эш белән тәэмин итүне оештыру хәл ителде. Нәтиҗәдә 11 кеше эшкә урнаштырылды, 22 кешегә социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтелде, 12сен алкогольгә бәйлелектән арындыру өчен дәвалау учреждениеләренә урнаштырдык”, – диде Сергей Васильевич.
Илсөяр Гарифуллина да, Андрей Гыймадиев та райондагы барлык профилактика субъектларына берләшеп, бер максатта эшләргә кирәклеген кат-кат искәрттеләр. Яшүсмерләр җинаятьчелеге үсүгә юл куймаучы барлык мөһим ысулларны кулланырга тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев