Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар күңел ачты

Югары Пәнәче мәдәният йортында балалар өчен «Балалар пикнигы» күңел ачу программасы узды.

Уенны һәр бала ярата. Уен белән бала үсә, дөньяны таный, фикерли.
Ялларда балалар өчен уен, конкурслар программасы әзерләдек. Ярыш формасында үткәрелгән чарада балалар белән бергә әти-әниләре дә катнашты. Уенда катнашучылардан зирәклек, игътибарлылык һәм җитезлек таләп ителде. Балалар “Кем миллионер булырга тели?», «Балык тотабыз», «Нарат күркәләре җыю», «Ат ярышы», «Биеп ачыла күңел» һәм табын әзерләү конкурсларында бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә әтиле-уллы катнашучылар да булды. Гаилә белән бергә уеннарда катнашу – бала өчен зур тәрбия чыганагы.
Балалар кичәдә пешекче дә булдылар, җырлап та алдылар. Аларга төрле күңелле эстафеталарда ярышу бигрәк ошады. Балалар бер-берсе белән аралашты, ярышты, төрле һөнәрләрен күрсәтте.
Программа ахырында катнашучылар үзләре әзерләгән өстәлдән тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барлык катнашучыларга татлы призлар бирелде. Ата-аналар һәм балалардан рәхмәт сүзләре ишетү эшебезнең нәтиҗәсе булды. Тагын киләбез сезгә, дип, сабыйлар татлы бүләкләрен кулларына тотып өйләренә таралышты.
Илһамия Гарифуллина,
мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев