Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар ялын күңелле итүгә Зәйдә һәр оешма җәлеп ителгән

Бу көннәрдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән тыгыз эш башланды. Аларга биредә китаплар белән танышу, төрле танып белү һәм күңел ачу программалары тәкъдим ителә.

“Җәйге каникуллар китапханәгә  яңа укучыларны җәлеп итү, иҗат атмосферасы булдыру һәм әдәбият белән күңелле аралашу өчен уникаль мөмкинлек”, - ди китапханәче Лилия Хафизова. 

Бүген китапханәдә  3нче мәктәпнең   мәктәп яны лагере балалары өчен ачык һавада "Исәнме, җәй!” чарасы үтте. Биредә балаларны җәйге каникуллар башлану белән котладылар, ял итеп кенә калмыйча, суда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә онытмаска кирәклеген искә төшерделәр, шәһәр китапханәсенә кунакка чакырдылар, анда яраткан китаплар һәм журналлар укырга мөмкин булуын ассызыкладылар. Соңыннан  төрле бәйгеләр һәм хәрәкәтчән уеннар оештырылды. Балалар  ярыштылар, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, тизлекләрен күрсәттеләр.

фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев