Балалар һәм гаджетлар
Хәзерге заманда балаларны смартфоннар, планшетлар һәм башка гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый.
Бүгенге көндә гаджетлар безнең тормышта зур урын алып тора.
Сармашбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән шушы темага әңгәмә үткәрделәр.
«Гаджетларның үз плюслары да бар, алар — заманабызның аерылгысыз өлеше. Шулай да балаларны интернет-уеннарның тискәре йогынтысыннан сакларга да кирәк. Балалар уйлый, фикерли белә торган буын булып үссеннәр, цифрлы технолологияләрдән дөрес куллана белсеннәр иде», — ди мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев