Балалар белән терроризмга каршы дәрес үткәрделәр
21 июньдә «Балачак шәһәре» мәктәп яны лагеренда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Терроризмга-юк» акциясен үткәрде.
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. 21 июньдә «Балачак шәһәре» мәктәп яны лагеренда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Терроризмга-юк» акциясен үткәрде. Әңгәмәдән укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, аның максатлары нинди икәнен белделәр.
Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылык белән янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Террорчылык башланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, уяулык күрсәтүнең мөһимлеге, ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Юлия Бутакова, Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев