Балалар белән эшләү аңа язмыш бүләге
Бүген бөтерчектәй актив шәһәрдәшебез, йөзү буенча легендар тренер Рәйсә Галимова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Үзе әйтүенчә республикада аның яшендә эшләп, спортчылар әзерләп йөрүче бүтән тренер юк. Ә бу Рәйсә ханымга һәрчак башкалар алдында үрнәк булырга стимул бирә, чөнки күпләр аңа тигезләшергә тырышып эшли.
Тренерлык эшенә Рәйсә Хөсәен кызы 1991 елдан керешә. Иң башта ул балалар бакчасында эшли, ә спорт мәктәбендә йөзү буенча спортчылар әзерләүгә керешүенә быел 25 ел тулган. Ул берничә югары белемгә ия, иң соңгысын 70 яшендә тәмамлаган. Ул Мәскәүнең лидерлык академиясен бик яхшы билгеләргә бетергән. Һәрвакыт белемен арттырырга омтылучы бу ханым шәкертләренең дә һәрчак үсештә булуын тели, моның өчен аңа психолог та, медицинада белекле булырга да туры килә.
«Минем беренче югары белемем мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләү өлкәсендә булды. Кече яшьтән биергә сәләтем булып, шушы юнәлештә китәрмен, дип уйласам да, язмыш мине балалар белән эшләүгә тәгаенлап куйган булып чыкты. Башта тәрбияче-педагог булып эшләдем. Ә „Энҗе“ балалар бакчасында беренче йөзү бассейны төзелгәч, миңа бу юнәлештә тренерлык белгечлеге алырга тәкъдим иттеләр. Бу һөнәрнең мине эзләп табуына бик шатмын. Миңа әтием Хөсәен һәм әнием Минҗамалдан балаларны ярату сыйфаты күчеп калган. Балалар белән аралашу күңел рәхәте бирә, мин алардан үземне ничек тотарга кирәклеген дә әле һаман өйрәнәм», — дип елмая Рәйсә Хөсәеновна.
Аның өчен шәкертләренең уңышы иң зур бүләк. Спорт мастерлыгына кандидатлар булган, үзе кул астында шөгыльләнүдән башлаган Сергей Степанов, Илья Зыков, Максим Хаджаев, Максим Изосимов һәм башкалар белән ул чын күңелдән горурлана. Чөнки Сергейны гына алсаң да, ул Татарстанның иң көчле йөзүчеләренең берсе булды, хәзер тренер булып эшли. Ә Юрий Ляпустин — хәрби, водолаз.
Бүгенге көндә Рәйсә Галимова кул астында ике төркемдә 30 бала шөгыльләнә. Зурлар төркемендәге ик се инде өлкәннәр арасында беренче разрядлылар, хәзер спорт мастерлыгына кандидатлыкка йөз тотып эшлиләр.
Үзенең кызы, улы белән дә хезмәт сөючән булганнары өчен горурлана Рәйсә ханым. Үз йорты белән яшәп, бакча карарга, күп итеп чәчәкләр үстерергә дә өлгерә икән әле. Ә арыган тәнгә ял биргәндә ул шигърияткә мөрәҗәгать итә. Аеруча Андрей Дементьев иҗатын ярата, үзе дә шигырьләр язарга хирыс ханым, сәгатьләр буе шигырь сөйләргә мөмкин. Менә шундый киңкырлы Рәйсә Галимовага алга таба да саулык, актив яшәеш телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев