Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар агач эше остасы янында булды

Югары Пәнәче балалары агач эше остасы янында булды.

Югары Пәнәче балалары мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Кәрәкәс авылына агач эше остасы Әмир Вәзәгиев янына барды. 

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз мәкале Әмир абыйга бик тә туры килә. Балаларның шактый вакытын телефон, гаджетлар алган вакытта, кулдан ясап  могҗизалар тудыручы останың эшләрен карау, танышу күпкә кызыклы һәм файдалы. Вакытлар үтү белән малайлар әлеге очрашуны онытмыйча исләренә төшерер», –ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Агач эшләнмәләр арасында оста ясаган кош оялары шактый. Чөнки сыерчыклар – кешегә иң якын күчмә кошлар, алар кешеләрнең оя ясап каршы алуына өметләнә. Сыерчык бала үстергәндә ояга көненә 300 тапкырдан күбрәк азык алып кайта, шулай итеп, бакча, кырларны корткычлардан чистарта. 

Кәрәкәс авылында яшәүче Әмир Вәзәгиевка хәтта кошлар да рәхмәтле. Ул 1999-2015 елларда төзелештә эшләгән. Өйләр, мунчалар салган. Ә сыерчык ояларын Әмир абый 25 ел ясый инде. Елына 100 сыерчык оясы ясаган вакытлары да була. Аларны нарат, чыршы агачыннан әзерли. Кош оялары тулысынча экологик чиста булсын өчен, иссез буяу сатып ала.

«Оя ясаган вакытта наратның сагызлысын кулланмаска кирәк, югыйсә кошларның мамыклары ябыша. Тактаның оя эчендә кала торган ягын шомартырга ярамый. Чөнки кошларга чыгып очу өчен уңайлы булырга тиеш. Шунысын да истә тотарга кирәк: сыерчык оясын буярга ярамый. Андыена кошлар керми», – ди Әмир абый. 

Аның  остаханәсендә ни генә юк! Сандыклар, урындыклар, эскәмияләр, кош жимлекләре, мәчет, авыл макетлары... Балаларның игътибарын чаналы ат җәлеп итте. Баксаң, Әмир абыйның әтисе ат дворында конюх булып эшләгән икән. Үзем дә кечкенәдән  атлар яраттым, ди  Әмир абый.  Ишегалды, бакчасын да Әмир абый куллары белән ясалган кое, кечкенә йорт, ат арбасы, кошларга җимлек, сыерчык оялары бизи. 

«Һәр эш җиренә җиткерелеп башкарылган. Зәвык белән эшләнгән эш күңелне иркәли», – ди Илһамия Рәисовна.

Кызыклы һәм файдалы очрашу балаларда җылы хисләр калдырды. Малайлар Әмир Вәзәгиев эшләрен сокланып карадылар, үзләре дә мондый әйберләр эшләргә кызыктылар.

фотолар Югары Пәнәче мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев