Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәләкәй блогерлар сүз ала

«Теремкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында «Кечкенә блогер» дип аталган III төбәкара бәйге узды.

Бакчаның өлкән методисты Виктория Костина башлангычы белән моннан дүрт ел элек уздырыла башлаган бәйге елдан-ел балалар арасында популярлаша бара. Анда үз блогерлык осталыгын күрсәтергә теләүчеләрнең эшләре үзенчәлекле төс ала баруы белән куандыра.

— Бу проект безнең «Теремкәй» бакчасының үзенчәлекле эш алымы булып тора. Ул инде өченче ел рәттән төбәкара статус алып үткәрелә. Чөнки бәйгебездә район балалар бакчаларыннан гына түгел, башка шәһәр, районнардан катнашырга теләүчеләр дә барлыкка килде. Проект, беренчедән, баланы экранда матур сөйләргә өйрәнергә этәрсә, икенчедән, аның тематикасы ел саен үзгәреп торып, әйләнә-тирәне танып белү, тарихи фактлардан хәбәрдар булуга да китерә. Ә инде заманыбызның электрон чаралар активлашкан чор булуын искә алсак, бу яшь буын өчен бик кызык-лы эшчәнлек тә, — ди «Теремкәй» бакчасы мөдире Рәзинә Борһанова.

Быел «Кечкенә блогер» бәйгесенә Зәй, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләренең 22 балалар бакчасыннан 53 эш кабул ителгән. «Ватан нәрсәдән башлана» («С чего начинается Родина») баш астында үтүче бәйгегә туган як, туган төбәк, андагы истәлекле урыннар, безнең заман геройлары, иң яхшы тәрбияче-педагоглар номинацияләре буенча видероликлар җибәрелгән.
Мәсәлән, Бөгелмәнең «Ласточка» бакчасыннан Таисия Азарова юллаган видеоролик Бөгелмә театры белән таныштыруга багышланган иде. Баланың үз шәһәрендә шундый театр булу белән горурлануы, аның һәр бүлмәдә театр яшәешен чагылдыруы бик кызыклы булды. Аны хәтта кичекмәстән барып карау теләге туды.

Эшләрне комиссия рәисе, социаль челтәрләр эшчәнлеге буенча белгеч Гөлнара Феофанова, мәгариф идарәсе методисты Елена Дмитриева, балалар иҗат йорты директоры урынбасары Елена Шамановская, «Теремкәй» бакчасы мөдире Рәзинә Борһанова, методист Виктория Костина бәяләделәр.

«Кечкенә балаларның блогерлык осталыклары сокландыра. Кайбер эшләрне бүген үрнәк итеп социаль челтәрләргә урнаштырырга мөмкин. Монда балаларның туган ягы тарихын, үз төбәгенең билгеле кешеләрен белергә омтылуы да — зур эш», — дип билгеләп үтте Гөлнара Миңнулловна.

Нәтиҗәдә «Безнең заман геройлары» номинациясендә Роман Фалилеев («Тамчыкай», Бөгелмә) — I, Мира Кулагина («Бәләкәч», Бөгелмә) — II, Лиза Уразайкина («Уймак кыз», Зәй) III урын яуладылар. «Туган җир көче» номинациясендә Амаль Габдрахманова («Уймак кыз», Зәй) — I, Таи-сия Азорова («Ласточка», Бөгелмә) — II, Эмиль Юлдашев (Миләшкәй«, Бөгелмә) III урында. «Безнең шәһәрнең иң яхшы тәрбияче-педагогы» номинациясендә Максим Парфирьев («Уймак кыз», Зәй) — I, Дарина Васильева («Алтынчәч», Зәй) — II, Аиша Ганбарова («Бәләкәч», Бөгелмә) III урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев