Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«БӘЛӘКӘЙ АБЫЙ...»

Сабантуе бәйрәмнәре — җәй аеның бер күңелле, көтеп алынган бизәкләренең берсе. Менә тагын Сабантуйлар гөрләп үтте. Сабантуйның төп бәйгеләреннән булган милли көрәш бүгенге көндә дә игътибар үзәгендә кала бирә. Республика, районның спорт тормышында якты эз калдырган Исмәгыйль Баязитовның исеме чордашлары, татарча көрәш белән кызыксынучылар күңелендә һәрчак яши. Аңа бит быел нибары 76 яшь тулган булыр иде...

Исмәгыйль Ибраһим улы Баязитов 1947 елның 15 июнендә Түбән Пәнәче авылында туа. Гаиләдә туган сигез баланың алтысы исән-сау үсәләр — Нәзирә, Мәсхүт, Исмәгыйль, Фәһимә, Һидая, Хания. Бу якларда апа, абыйларга исем белән түгел, кайсыдыр бер ягын олылап эндәшү яши. Исмәгыйльгә дә «бәләкәй абый» дигән исем ябышып кала. Әти-әнисе, туганнары, хәтта дусларының аны «бәләкәй абый» дип атаган вакытлары еш була. Һидая сеңлесе бәләкәй абыйсы турында күзләреннән яшь бөртекләрен чыгармый сөйли дә алмый. Ул түбәндәгеләрне хәтерендә яңарта: «Әнкәйнең сөйләгәне истә, мәктәпкә укырга кергәнче баланы калдырыр урын булмагач, олы апасына ияртеп мәктәпкә җибәрәм. Ә ул, парта артына утырып, дәрес тыңлый. Мәктәптән кайткач әле теле юньләп тә ачылмаган Исмәгыйль бармаклары белән математикадан куша, ала... Үз телендә кабатлый-кабатлый бергә икене кушкач өч була, ике кушу өч тигез була бишкә, дия-дия, мисаллар чишә иде».

Исмәгыйль Бигеш урта мәктәбендә белем ала. Аңа уку җиңел бирелә, бик яхшы билгеләренә генә укый. Дәрестә укытучыны игътибар белән тыңлап утыру да аңа җитә, өйдә ул бары тик иртәгәге расписание буенча сумкасына китапларны алыштырып кына куя. Иң яраткан дәресләреннән берсе математика була. Ул кечкенәдән спорт белән мавыга. 60нчы елларда башлангыч мәктәпле кечкенә генә Түбән Пәнәче авылында спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булмаса да, ул дуслары белән җаен таба. Алар, тимер-томыр җыеп, герләр юнәлтеп, штангалар ясап, үзләренә урын билгеләп, шунда спорт белән шөгыльләнә башлыйлар. Яз җитү, урамга чирәм чыгу белән иптәшләр очрашып, үзараларында көрәш оештыралар. Исмәгыйль бигрәк тә күрше Урта Пәнәче авылы малае, классташы Николай Васильев белән көч сынашырга ярата. (Николай 63 яшендә үлә.) Авылда бер генә бәйрәм дә көрәшсез узмый. Егетләр көрәш серләренә өйрәнеп үсә. Яшь буынны сау-сәламәт, таза итеп тәрбияләү өчен барысын да эшләргә тырышалар. Алар икесе дә татарча көрәш буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәреләләр.

Егет Бигеш мәктәбен медаль белән тәмамлый. Аннан соң Исмәгыйльне язмыш, яшьтән хыялланган теләген тормышка ашырыр өчен, Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына алып килә. Беренче курста укыган вакытта ук аның математикадан сәләтле булуын күреп алалар, аңа фәнни эш белән шөгыльләнергә, аспирантурага керергә тәкъдим ясыйлар. Ләкин егетнең тирән итеп фәнни эшләр белән шөгыльләнергә теләге булмый, аспирантура бетерүнең мәгънәсен дә күрми. Институтны тәмамлап, алар хатыны Земфира белән Югары Пәнәче авылында укытучылык эшен башлап җибәрәләр. Мәктәптә ул математика дәресеннән тыш физкультура дәресләре дә алып бара. Аңа күрше Кабан-Бастырык авылындагы сигезьеллык мәктәптә бер ел директор булып эшләргә дә туры килә. Исмәгыйль спорт залында укучылар өчен бөтен кирәкле булган җайланмаларны булдыра. Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт. Шундыйларның берсе була Исмәгыйль Ибраһим улы. Ул тырыш, максатчан укучыларны көрәш белән кызыксындыру ысулларын таба. Һәр балада милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Максатчан егетләрне күреп алып, мәктәптә эшләп килүче көрәш секциясенә тарта. Аның укучылары озак та көттерми, авыл, район, Чаллы, Казан шәһәрләрендә үткән ярышларда катнашып, дәрәҗәле урыннар ала башлыйлар. Хатыны Земфира да: «...ул эшләгән елларда мәктәпнең спортзалы ябылып тормады, анда ачкыч булмады. Укудан соң теләгән һәркем залга кереп шөгыльләнә алды. Шуңа ул чорда безнең тирә-яктагы авылларда көрәшчеләр күбәеп китте», — дип, күңелендәге хатирәләрен яңарта.

Исмәгыйль Баязитов эшен бик яратып башкара. Аны белгән кешеләр хәзер дә аның турында: «үз эшенең остасы, эшләгән һәр гамәлен чын күңеленнән тырышып башкара иде», — дип искә алалар.

Әти-әнинең сизгер күңеленә балаларының көрәшеп йөрүе хуш килми. Әнисенең: «Улым, көрәшмисеңме әллә, син бит укытучы!» — дип оялтырга теләп әйткән сүзләренә каршы ул: «Көчемне кайларга куйыйм, әнием, көрәшәм...» — диеп, елмаеп, әнисен кочаклап ала торган була.

Көрәш — ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төрләреннән берсе. Батыр Исмәгыйль Баязитов татарча көрәш белән чынлап торып мәктәпне тәмамлаган елларда кызыксына башлый. Унынчы сыйныфны тәмамлаган вакытта Пәнәчегә командировкага бер комбайнчы килә. Ул Исмәгыйльләр гаиләсендә фатирда тора. Менә шул механизатор аны милли көрәшнең төрле алымнары белән көрәшергә өйрәтә. Тырыш, сәләтле егет институтның беренче курс студенты булган елны Алабуга Сабантуенда үз авырлыгында өченче урынны яулый. Бу Исмәгыйльнең зур җиңүләреннән беренчесе була. Беренче җиңү ул һәрвакыт спортчыны дәртләндерә, яңа үрләргә этәрә. Исмәгыйль көрәштән аерылмый, аның серләрен тирәнрәк үзләштерә, тәҗрибә туплый, бернәрсәгә карамый, баштанаяк чумып, көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Икенче курста укыганда шәһәр Сабан туенда үз авырлыгында беренче урынны алуга ирешә. 1967 елдан башлап егет, татарча көрәш буенча төрле дәрәҗәге ярышларда катнашып, җиңүләр яулый. Сабантуйлар батыры булып таныла башлый. Ул 1973, 1975, 1976 һәм 1978 елларда район Сабантуе баш батыры булып кала. Зәйдән тыш ул, күрше-тирә шәһәрләрдә дә бил алышып, күп мәртәбәләр җиңү яулый. 1980 елда Чаллы Сабантуе баш батыры булып таныла. Түбән Биш мәктәбендә эшләгән елларда да спортның милли төрләре буенча РСФСРның спорт остасы, татарча көрәш буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы исемен яулый.

Ләкин Исмәгыйль Ибраһим улына Ходай тарафыннан бик кыска гомер бирелгән булып чыга, ул бик яшь килеш, нибары 33 яшендә мәңгелеккә күчә.

Һидая Ибраһим кызының абыйсы турында истәлекләре шактый. «1980 елда ул Чаллы Сабантуе баш батыры булды. Яшь, бик яшьли китте бәләкәй абыем. Кызы калды, дәвамчысын калдырып китте. Резедә Чаллы физкультура институтын тәмамлады. Бүгенге көндә гаиләсе белән Сәвәләй авылында яши. Ире Игорь белән мәктәптә укыталар. Ул — әтисе эшенең дәвамчысы. Әтисе шикелле үк укучы балалар белән шөгыльләнергә ярата. Аның укучылары төрле район ярышларында катнашып, дәрәҗәле урыннарга ия булалар. Оныгы Юля да спортка гашыйк, шәһәр-районда уза торган йөгереш ярышларында дәрәҗәле урыннарга ирешеп килә. Бәләкәй абыемны Зәй районы Сабантуйларында дуслары, көрәштәшләре һәр ел саен искә алалар», — ди Һидая.

Татарларда көрәш рухы бервакытта да бетеп тормаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде. Без милли көрәш батырларын онытырга тиеш түгелбез. Исмәгыйль Баязитов та халык күңелендә яши. Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше — буыннан-буынга тапшырылучы изге ядкарь. Татарча көрәш бүгенге көндә халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кем булуыбызны күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татарларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.

Роза Хәмидуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев