Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балага ярдәм кирәк

Һәр ата-ана өчен баласының саулыгы, исәнлегеннән дә кадерле нәрсә юк.

Шәһәрдәшләребез Регина һәм Владиславның уртак мәхәббәт җимешләре Асельның диагнозын белгәч тә аяз көнне яшен суккандай була әти-әнине. 

Асельга тумыштан синдром Клиппеля-Треноне диагнозы куелган. Кан тамырлары дөрес үсеш алмавы нәтиҗәсендә кан тамырларында хроник җитешсезлек күзәтелә. 

Регина Рамил кызы Усманова — шәһәребездә билгеле табиб-эндокринолог, ул, медицина өлкәсендә көчле белгеч буларак, бу авыруны бөтен тирәнлеге белән аңлый һәм илебездә, чит илләрдә аны дәвалау буенча алга киткән клиникаларга мөрәҗәгать итә. 2 яшь тә 4 айлык бала күпме дәвалану курслары үтәргә мәҗбүр булган инде. Хәзер баланы дәвалау мөмкинлеге турында хәбәр итеп гаиләгә Германиядән хат килеп төшкән, әмма дәвалау курсларына 30 мең евро кирәк. Инде гаилә 2 миллионнан артык сумны җыйган, тагын 1 миллион кала. 

«Мин моңа кадәр дә кызыбыз Асельнең терелүе өчен ярдәм кулы сузган һәр мәрхәмәтле затка тирән рәхмәт хисләрен белдерәм. Тик әле балабызның савыгуы өчен тагын булышлык кирәк», — ди Регина Рамилевна. 

Асельның киләчәгенә битараф булмаган һәр зәйленең, һәр киң күңелле кешенең мөмкинлегеннән чыгып финанс ярдәме күрсәтүе сорала. Акчаны Регина Рамилевна Усманованың телефон номеры аша Сбербанк, Ак барс, ВТБ, Газпромбанк счетларына күчерергә мөмкин: 
89510615411 

Бергәләп без, һичшиксез, баланың савыгуына өлеш кертә алабыз. Тамчыдан күл җыела, ә бала исәнлеге өчен бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев