Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бала туклануы сәламәт булсын

Сәламәт туклану һәркем өчен дә мөһим, ә үсеп килүче буын организмына бу аеруча кирәк.

Зәй районы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруда төп максат булып — балаларны йөз процент күләмендә тиешле стандартларга туры килгән, сыйфатлы, баланслы, кайнар ризык белән тәэмин итү тора. Бу уңайдан без тулы аңлатма бирүен сорап мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиевка мөрәҗәгать иттек.

— Мәгариф учреждениеләрен балалар туклануы продуктлары белән тәэмин итү буенча эш закон нигезендә әлеге юнәлештә шөгыльләнүче предприятиене тендер нигезендә сайлап алып, килешү төзү белән алып барыла. Безнең район мәктәпләрен, балалар бакчаларын Чаллы шәһәренең «Мәктәп туклануы» ҖЧШ азык-төлек, туклану продуктлары белән тәэмин итә. Туклану балансланган булсын өчен, ягъни организмга кирәкле витаминнар, микроэлементлар булуны күздә тотып, балаларның яшенә карап ике атналык меню төзелә. Шунысы бар, «Россия Федерациясенең „Мәгариф үсеше“ дәүләт программасына кертелгән үзгәрешләр турындагы» 2020 елның 20 июнендә чыккан 900нче РФ Хөкүмәте карары нигезендә башлангыч сыйныфларда укучыларга иртәнге аш бушлай оештырыла. Социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга адреслы булышлык оештыру максатында ташламалы категориягә ияләр билгеләнә һәм алар ташламалы бәядән туклану хокукы ала. Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан һәм катнашучы балаларга мәгариф учреждениеләрендә туклану бушлай оештырыла. Андыйлар саны бүгенге көндә 227 бала. Опекада булганнарга һәм физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга да балалар бакчаларында туклану бюджет хисабыннан башкарыла. Иң мөһиме, балалар арасында ризык аша саулыгына зыян килүчеләр юк, һәр продукт, әзерләнгән ризык мәгариф учреждениесе медицина персоналы тарафыннан тикшерелеп тора. Моңа өстәп, ай саен мәктәпләрдә туклануга ата-аналар контроле оештырыла, ризасызлык очраклары булганда алар шунда ук хәл ителә. Тикшерүләр турындагы мәгълүмат мәгариф оешмалары сайтында урнаштырылып бара. Ә мәгариф идарәсе белгеч-технологы һәр көн саен мәктәпләргә, бакчаларга чыгып контроль алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев