Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бала өчен таулар күчерергә әзер әни

Берәү дә авыруны сорап алмый, һәр әни сау-сәламәт, тупырдап торган бала табып үстерү турында хыяллана. Ә язмыш дигәннәре, кайвакытта, адәм баласын сындырырдай итеп сыный.

Әмма көчле рухлы хатын-кызларыбыз, көтмәгәндә башка күсәк белән китереп суккан кебек чакларда да, үз аягында нык басып калырга көч таба. Иске Зәй бистәсендә яшәүче Гөлнара Исламова да моннан 20 ел элек зур сынау алдында кала.

Кызы Ильнара бер яшькә кадәр яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормый. Табиблар аңа синдром Патау диагнозы куялар. Ана өчен бала — аның йөрәк җимеше. Ана кеше баласын төрле юллар белән аякка бастырырга тырыша, бар тормышын нарасыена багышлый.

Гөлнара район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Бик позитив, ярдәмчел, ачык кеше ул. Аңа бу асыл сыйфатлар әнисе Фәния ападан күчкән. Фәния апа да хезмәт юлын игелекле һөнәргә багышлый — тәрбияче булып эшли. Гөлнарага Ильнараны тәрбияләүдә әнисе — олы терәге.

-Мин үз эшемне бик яратам. Медицина хезмәткәре буларак, һәр көннең кадерле булуын яхшы аңлыйм. Үз игътибарыңны, мәхәббәтеңне авыру кешеләргә биреп, яшәүгә күбрәк энергия аласың. Һөнәрем — ул минем яшәү рәвешем, — ди Гөлнара Зәкиевна.

Ильнарага да әнисеннән киң күңеллелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар күчкән. Ул кешеләргә рәхмәтле була белә. Ә бу — кешелекнең иң матур сыйфатлары.

-Әгәр дә Ильнара тулы сәламәт булса, дөньядагы иң миһербанлы һөнәр — шәфкать туташы һөнәрен сайлар иде дип уйлыйм, — ди әни кеше.

Кыз музыка тыңларга бик ярата. Әнисе аңа күп вакытын бирергә тырыша. Шуның өчен тәүлеклек эшкә дә күчкән. Тәүлек буе дежурдан соң кызын сагынып кайта. Улы Булатка 22 яшь, ул Чаллы шәһәрендә яши. Ильнара абыйсының шалтыратуын, кайтуларын көтеп ала икән.

-Ильнара кечкенә балаларны бик ярата. Иске Зәйдә яшәгәнлектән без социаль үзәккә йөри алмыйбыз. Ләкин кызым белән төрле урыннарга чыгып йөрергә яратабыз, — ди Гөлнара.

Гөлнара барысына да җитешә, актив тормыш алып бара. «Монро» бию студиясенә йөри. Тормышыннан канәгать ул. Иң мөһиме — яраткан кешеләре янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев