Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бакчада тузганактан ничек котылырга: белгечләр киңәше

Май ахырында ук талымсыз тузганак (одуванчик лекарственный) бакча, болын-елгаларны, басуларны тоташ келәмдәй каплап ала.

Карап торышка матур чәчәк булса да, бакчачылар аны печән чәчкән җиреннән, бакчасыннан бетерергә тели. 
Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый, кайберәүләр дару үләне буларак кулланыр өчен киптерә. Әмма тузганак белән җәй буе көрәшәләр. Соңгы вакытта бик күпләр бакчаларында тузганакның күп булуыннан зарлана. 

Тузганак - күпъеллык үсемлек. Аның җир өстендәге өлеше юкка чыкса да, тамырлары туфракта кышларга кала. Орлыклары җир өстендә ятканда, тузганак бик тиз тамыр җибәрә, үрчи һәм аның тамырлары да тирәнгә китә. Шул уңайдан белгечләр киңәшен тәкъдим итәбез:

Марат Әмиров (Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының үсемчелек кафедрасы җитәкчесе):

- Тузганакка чәчәк буларак кына карарга кирәкми, иң беренче чиратта ул – чүп үләне. Кызганыч, басуларда бик күп уңышны юкка чыгарырга сәләтле. Бигрәк тә тирәнтен эшкәртелмәгән кырларны басып ала ул. Кайбер җирләрне вакытында эшкәртергә хуҗалыкларның “кулы җитми” һәм шунлыктан тузганак елдан-ел тамыр җәя. Тузганак күпчелек очракта күпьеллык үләннәр арасында үсә.
Моны булдырмас өчен көздән җирне яхшылап эшкәртергә кирәк. Җирне 7-8 см тирәнлектә сукалаган очракта, бу үләннән котылырга мөмкин.

Венера Локманова (Һәвәскәр бакчачы):

- Тузганак башка культура үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Аның аркасында яшелчәләр акрын үсә, чөнки ул аларга кирәк булган файдалы матдаләр белән туклана. Шуның өчен әлеге чүп үләненә аерым игътибар бирергә, тиз арада котылу чаралары уздырырга кирәк. 
“Сары кояшлар” белән көрәш көзен ук башлана. Иң беренче чиратта, җирне эшкәрткәндә тузганакларның тамырын казып алыгыз. Яз көне тузганакларда фотосинтез процессы башланганчы, беренче яфракларны йолкып алу файдага булачак. Үсемлекнең яфракларын теләсә кая ташламагыз, чөнки орлыклары шытып янәдән үсеп чыгуы бар. Бу очракта аларны кайнаган суга салып куярга киңәш итәм.

Тузганактан котулы өчен халык чаралары да ярдәмгә килә. Моның өчен уксус һәм тоз кушып ашлама әзерләргә һәм чүп үләненә сибәргә кирәк. Ләкин бик сак эш итәргә, янәшәдә үсеп утырган башка культура үсемлекләргә зыян китермәскә тырышыгыз.

Берничә тапкыр “Снайпер”, “Лентор”, “Кеплекс” кебек химик препаратлар белән эшкәртә аласыз. Алар ярдәмендә 3-4 көннән соң тузганаклар корып юкка чыгачак.
Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев