Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бакчачылык ширкәтләре торышы һәркемне борчый

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй җирле бүлегендә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре әгъзалары белән «Сады Закамья» оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков очрашуы үткәрелде.

Анда бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын төзекләндерүгә юнәлтелгән республика программасында катнашу, аны гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. Шулай ук сөйләшүләр барышында бакчаларда санитар-экологик торыш мәсьәлләләре, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында да сүз булды.

«Республика программасына керү мәсьәләсен бергәләп хәл итү юлларын эзләсәк, чисталык, тәртип, янгыннан саклану һәр бакча хуҗасына кагыла, монда һәркемнән намуслылык белән эш итүләре сорала», — диде Дмитрий Волков.

Партиянең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Ирина Ситникова мондый очрашуларның алга таба да дәвам итәчәген белдерде.

Фотолар «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев