Бакчачыларга – кулланучылар хокукы турында
Кулланучы әлифбасы: бакчачыларга үсентеләр сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
Хәзер актив рәвештә үсентеләр һәм агачлар сатыла. Күпләрдә еш кына үсентеләрнең сыйфаты буенча сораулар туа. Шуңа күрә үсентеләр сатып алучылар өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама териториаль органы белгече Эльвира Милочкина киңәшләр бирә.
-Иң яхшысы - сыналган сәүдә урыннарында гына үсентеләр сатып алырга, чөнки безнең климат зонасына яраклашкан сәламәт үсентеләр бары тик питомникларда гына үстерелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, сатучы товарның исемен, товар берәмлеге өчен бәяләрне күрсәтеп, сатыла торган товарларга бәяләр булуны тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, сату өчен тәкъдим ителгән үсемлекләрнең түбәндәге мәгълүматлар булуы таләп ителә:
- үсемлекнең исеме;
- үсемлекнең үзен-чәлекләре турында мәгълүмат.
Сатучы шулай ук сатып алучыга экспортлаучы илнең компетентлы органы яки мондый рөхсәт бирү өчен вәкаләтле башка орган тарафыннан Россия территориясенә үсемлекләрнең билгеле бер төрләрен кертүгә бирелгән рөхсәт номеры һәм датасы турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары белән расланган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенең 13нче пункты нигезендә үсемлекләр алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел, әмма «Товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы хокукларын яклау турында» Законның 18нче маддәсенең 1нче пунк-тына нигезләнеп, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, сатып алучы үз сайлавы буенча түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
- товарны алыштыру;
- сатып алу бәясен чагыштырмача киметү;
- сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.
Сатучының таләпләре буенча һәм аның хисабына кулланучы сыйфатсыз товарны кире кайтарырга тиеш.
Шул ук вакытта кулланучы тиешле сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча түләтүне таләп итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев