Помидор һәм борыч утырту буенча киңәшләр
Көзен туфракка тирес кертелмичә калса, черемә һәм көл катнашмасы (бер чиләк компостка 1,5 стакан көл исәбеннән) әзерлибез.
Помидор утыртыласы чокырларга бер-ике уч шушы ашламаны салып чыгабыз. Кыска сабаклы сортларны рәт арасын – 60 см, үсемлекләр арасын 30 см калдырып утыртабыз. Озын сабаклылары өчен 70×30 см яки 70×50 см схемасын кулланабыз. Помидор төпләрен черемә, компост яки торф белән мүлчәлибез. Үсентеләрне болытлы көндә – төштән соң, кояшлы көндә кичен утырту хәерлерәк булыр.
Чыганак: "1001 киңәш" төркеме
"Татар-информ" фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев