Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмнәр имин үтсен өчен

Зәй үзәк китапханәсендә районда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында янгын куркынычсызлыгы хезмәте белгечләре Лилия Писарева һәм Любовь Асташина китапханә хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәрделәр.

Алар китапханәдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре, бәйрәм һәм эш көннәрендә китапханә биналарын карап чыгу һәм ябу тәртибе, янгын очрагында үзеңне ничек тотарга, янгын сүндерүнең беренчел чаралары һәм алардан ничек файдаланырга икәнен ачык итеп сөйләделәр һәм аңлаттылар. 

«Билгеле булганча, 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда куркынычсызлыгы 3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела», — ди Лилия Писарева. 

Урамга чыккач, янгын сүндерү җайланмаларының эш принцибын сынап карадылар, һәркем аны үзе эшләтеп карый алды. 
Чара азагында китапханәнең барлык хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр тапшырылды. Чарада барлыгы 29 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев