Бәйрәмнәр имин үтсен, дисәгез...
Зәйдә Яңа ел бәйрәменең күрке — чыршылар сата башладылар. Сәүдә шәһәрнең ике мәйданчыгында — Яңа шәһәрдә һәм 35нче бистәдә оештырылган.
Чыршылы бәйрәм
Без Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллиннан Яңа ел гүзәлләрен ничек сайларга һәм аны кайчан сатып алырга кирәклеге турында белештек.
— Буе 1,5 метрдан озынрак, әмма 2 метрдан арт-маган чыршыларны сатып алу мәслихәт. Агачның кәүсәсе 6 сантиметрдан юанрак булырга тиеш, югыйсә ул сынырга мөмкин. Әгәр агачтан ылыс исе килмәсә, димәк, ул өшегән яки корыган. Агач утка чыдам состав белән эшкәртелергә тиеш. Беренчел күренешен озаг-рак сакласын өчен чыршыны 20 декабрьдән соң алырга кирәк, — дип аңлатма бирде Ринат Миңнуллович.
Һәркем өенә бәйрәм рухы кертеп, көтеп алынган бу бәйрәмгә әзерләнә башлауны хуп күрә. Бәйрәмгә әзерлек белән мавыгып китеп, саклык чаралары турында онытырга ярамый. Чыршыларны уттан ераграк куярга, шәм һәм төзек булмаган электр гирляндалары белән бизәүдән сак булырга кирәк. Моннан тыш, чыршы һәм башка ылыслы агачларны законсыз кискән очракта, штраф каралганны да онытмаска киңәш итә белгечләр.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез
Яңа ел бәйрәмен урман сылуы — чыршыдан башка күз алдына да китерүе авыр. Бу көннәрдә бәла-казага юлыкмас өчен чыршы куйганда, «Чыршы бәйрәмнәре» уздырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
— Чыршыны шәм, мамык, кәгазьдән һәм целлулоидтан уенчыклар белән бизәү, чыршыда һәм аның янында бенгаль утлар яндыру, пиротехник чаралар куллану тыела. Ике каттан да югары булмаган бинада гына чыршы кую һәм Яңа ел тамашасын үткәрү рөхсәт ителә. Әлеге бинада кимендә ике эвакуация чыгу юлы булырга тиеш. Чыршыны чыгу юлларында урнаштыру тыела. Чыршыны тот-рыклы нигездә, ботаклары диварга һәм түшәмгә тимәслек итеп урнаштыру, бина беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителү мөһим. Иллюминацияне электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәп монтажлау зарур. Заводта җитештерелгән электр гирляндалары гына кулланырга, аларның көче 25 Ваттан артмаска тиеш. Гирлянданың тартмасында Росстандарт һәм янгын куркынычсызлыгы сертификациясе тамгалары булу мөһим. Электр уты булмаса, чыршы янындагы чараларны тәүлекнең якты вакытында гына үткәрергә ярый, — дип аңлата район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
«Чыршы бәйрәме» үткәргәндә балаларны җиңел яна торган материаллардан тегелгән костюмнардан киендерү, янгын куркынычы янаган эшләр башкару, урындыклар рәте арасындагы юлның киңлеген киметү һәм керү юлларында өстәмә урыннар урнаштыру, спектакльләр һәм тамашалар вакытында бинада утны тулысынча сүндерү рөхсәт ителми. Пиротехника эшләнмәләреннән файдалану катгый тыела!
Бәйрәм фаҗигагә әйләнмәсен өчен, "Чыршы бәйрәмнәре"н үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев