Бәйрәм хатирәсе: Әти-әниле Яңа ел
Кызыклы хатирәләре белән газета укучыларыбыз уртаклаша.
Яңа ел, “Чыршы бәйрәмнәре” җитә башлагач, балачагым искә төшә. Бу – әти-әниле Яңа ел, алар белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнү.
Балачакта чыршы бизәгән хәтеремдә калган. Урманнан чыршыны әти алып кайта иде. Бөтен бүлмәгә чыршы исе тарала. Аны сеңлем, энем белән өчәү бизибез. Уенчыклар да хәзерге кебек ялтыравыклы түгел, әмма шуларны коробкадан алып, чыршыга элү безнең өчен зур бәхет иде.
Аннан һәр елны мәктәптә “Чыршы бәйрәме”нә кар бөртеге булып киенә идем. Декабрь башлануга, әни белән ак күлмәк тегеп, аны крахмалга батырып әзерли идек. Төрле ялтыравыклар белән күлмәкне бизәү бәйрәм рухы тудыра иде. Ә Кыш бабай бүләген дә алгач, бездән дә бәхетле кеше булмагандыр ул.
Хәзер инде әти-әнием исән түгел, алар белән Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү матур бер мизгел булып күңел түрендә урын алган.
Гөлсинә Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев