Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Багражлылар Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бүген Бөек Җиңү көне уңаеннан Баграж авыл җирлегендә митинглар үтте.

Баграж авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 548 кеше киткән, шуларның 342се кире туган якларга әйләнеп кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Баграж җирлегендә бүгенге көндә өч тыл ветераны яши.

— Баграж авыл җирлеге Зәй районында фронтка киткән солдатлар саны ягыннан районда өченче урында тора. Һәр авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр бар. Бу мемориаль комплексларда җирлекнең тулы тулы бер тарихы урын алган, дисәң дә була. Авыл халкы, шуларга карап, яу кырларында һәлак булган ата-бабаларын искә ала, — ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Җирлек халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй информ» җитәкчесе Александр Исаков килде.

-Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып тора. Алар, берләшеп, дошман белән көрәшкә күтәрелделәр, барлык сынауларны намус белән үтеп, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген якладылар. Кызганычка каршы, фашизм һәм нацизм идеяләре кабат баш калкытты. Икенче ел инде безнең ир-егетләребез, махсус хәрби операциядә катнашып, батыр бабалары үрнәгендә Россия бәйсезлеген яклыйлар. Без Ватаныбызның киләчәге өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек телим. Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез үз гаиләләре, туганнары һәм якыннары янына җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар, — диде чыгышында Александр Кузьмич.

Сарсаз-Багражда митингка махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби дә катнашты. Аннан ул мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче апалар янында булып, аларга рәхмәтләрен белдерде.

Азатлык һәм тыныч күк йөзе өчен сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарага тыл ветераны Владимир Мартемьянов та чыккан иде. 

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев