Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Багражда зиратны чистарту буенча өмә узды

30 апрельдә Сарсаз һәм Урта Баграж зиратын чистарту буенча өмә үткәрелде.

Мондый өмәләр традиция буенча ел да уздырыла.  Быелгы өмәгә кеше аеруча күп җыелган иде. Авыл халкы да шактый килгән, читтән кайтучылар да күп.  Саваплы эштән авыл яшьләре дә читтә калмады. Биредә тирә-юньне чистарту буенча эшләр башкарылды, кемнәрдер куаклардан чистартты, кемнәрдер корып чардуганнар өстенә аварга мөмкин булган агачларны кисте. Ир-атларыбыз әзерләп куйган агачларны Олег Чернов тракторы белән ташып торды. Хатын-кызлар тырма белән корыган үләннән чистартты. Зират мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калды.

-Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Бик күп эш башкарылды. Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәр, аларда  шулай актив булып катнашыйк, - диде Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев