Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баграж җирлеге волонтерларына рәхмәт белдерелде

Махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклаучы, яклаучы егетләргә булышлык итү өчен районда һәр урында ирекле волонтерлар төркемнәре эшли.

Узган атнада  РФ Кораллы көчләре ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов Баграж авыл җирлегендә булып, берничә урында маскировка челтәрләре үрүче киң күңелле хатын-кызлар белән аралашты, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, эшмәкәрдән бүләкләр тапшырды. 

Валентин Александрович җирлек башлыгы Павел Минеев белән Баграж җирлеге авыллары мәдәният йортларында эшләүче челтәр үрү нокталарына килде. Һәрбер урында хәрбиләргә ярдәмгә бер карусыз алынган, якты күңелле ханымнарга чын күңелдән рәхмәт белдерде. 

Уңган хатын-кызлар арасыннан Светлана Рябова белән аралашкач, аларның бу эшкә күңел кушуы буенча йөрүләренә сокланасың. 

“Элегрәк без маскировка челтәрләре үрергә Сарсаз Баграждан Урта Багражга йөрдек. Әлбәттә, йөреп эшләү уңайлы түгел иде, ә 2024 елда Сарсаз Баграж авылы мәдәният йортында зур булмаган, әмма бердәм маскировка челтәрләре үрүчеләр коллективы оештырылды. Шул вакыттан бирле “Безнең челтәрләр” дип аталган  төркемебез актив эшли.  Без моны егетләребез исән кайтсын өчен башкарабыз", — ди Светлана. 

Хатын-кызлар, физик кыенлыкларга һәм арыганлыкка карамастан, алгы сызыктагы якташларына ярдәм итәр өчен көн саен клубка киләләр. Бүгенге көнгә  волонтерлар инде 410 маскировка челтәре үргәннәр, һәм көннән-көн эш  күләмен арттырып эшләүләрен дәвам итәләр. 

Мәдәният йортының икенче катында урнашкан тегү цехы да хәрбиләргә ярдәмнең  мөһим өлеше булып тора. 2022 елның ноябреннән биредә хәрбиләргә һәм госпитальләр өчен 1500 комплект эчке кием һәм пижама тегелгән. Бу цех белән Роза Герасимова җитәкчелек итә, аның кул астында хатын-кызлар фронт өчен зур ярдәм башкаралар. 

Ә Югары Баграж  мәдәният йортында “Без бергә зур көч!" дип исемләнгән челтәр  үрү ноктасы эшли.  Аны Людмила  Тугашова җитәкли. Биредә  2024 елның 21 октябреннән башлап, актив авыл волонтерлары Җиңү көнен якынайту өчен тырыша. Алар арасында  өч ир-ат та бар.  Николай Чернов, Александр Цыганов һәм Петр Муханов маскировка челтәрләре үрүгә хатын-кызларга ярдәмгә һәр көнне киләләр. 

“Хәрбиләргә  ярдәм итәргә кирәк, бу безнең бурычыбыз. Мин моны сәламәтлеге торышы буенча хәзер челтәр үрүчеләргә кушыла алмаган хатынымны алыштырып башкарам”, - ди Николай Чернов. 

“Безгә челтәр үрү  башлаганда авыррак булды, әмма хәзер  күзләребезне йомып эшлибез, һәм өч көн эчендә икешәр маскировка  челтәре ясыйбыз. Без  бу эшне, егетләр җиңү яулап кайтканчы  ташламаячакбыз”, - дип өсти Александр Цыганов та. 

Людмила Тугашова әйтүенчә, Урта Баграждагы маскировка челтәре үрүчеләр төркеменә 13-15 кеше йөри.  

“Күптән түгел без төркемебезнең бер еллыгын билгеләп үттек. Бирегә йөрүче киң күңелле кешеләрнең күбесе эштән соң килә, әмма берсе дә зарланмый, алар яу кырындагы егетләребезнең тагын да катлаулы шартларда көрәшүләрен яхшы белә. Волонтерларыбыз кулында җеп, тукыма, энә, күңелләрендә  изге ниятләр. Без челтәрләр үрү өстенә акча җыеп, хәрбиләргә кирәкле әйберләр дә сатып алабыз. Күптән түгел безгә 180 данә җылы оекбаш китерделәр, без аларны фронтка җибәрелә торган  комплектка салдык.  Дымлы салфеткалар, дарулар, перчаткалар, гомумән хәрбиләр  өчен кирәк булган бөтен нәрсәне җыябыз һәм үзебезнең челтәрләр белән бергә төреп җибәрәбез”, - ди  Людмила Васильевна.  

Шундый ук җылы аралашу Урта Баграждагы волонтерлар белән дә булды. 

Валентин Атласов алар белән һәр урында әңгәмә корды, җылы теләкләрен җиткерде һәм  Сарман эшмәкәреннән бүләкләр — резин итекләр, шулай ук часть командованиеләреннән  Рәхмәт хатлары  тапшырды. 

"Сез барыгыз да искиткеч эш башкарасыз, һәм сезнең тырышлыгыгыз безнең өчен, фронттагы барлык егетләр  өчен бик мөһим. Туктамагыз, ярдәм итегез!"- дип мөрәҗәгать итте волонтерларга Валентин Александрович.

Шулай ук, ул район авылларындагы һәр волонтерлык үзәкләрендә булып рәхмәт сүзләрен җиткерә, бүләкләр тапшыруны дәвам итә.

Айгөл Яруллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев