Баграж җирлеге башлыгы республика муниципаль хезмәткәрләре бәйгесендә җиңү яулады
22 августта Татарстан Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләнүчеләр арасында Зәй районыннан Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та бар. Җиңүчеләрне “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин бүләкләде.
Павел Николаевич җирлекнең үсеше, халыкның яшәеше-көнкүреше өчен тиешле шартлар тудыруда зур көч куя. Җирлек төзекләнә, матурая бара. Биредә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча да зур эш алып барыла.

Павел Николаевичны зур җиңүе белән котлап, уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев