«Азаль» ләрнең тагын бер зур җиңүе!
Бу көннәрдә Казанда балалар иҗатына багышланган «Я могу» халыкара фестивале үтте.
Фестивальдә Зәйнең «Азаль» һәм «Мирас» вокал-хореография ансамбльләре катнашып, чыгышлары белән жюри әгъзаларын әсир итте.
Аерым башкаручылардан Сабина Асадова, Риана Гарипова беренче дәрәҗә лауреат булдылар. «Мирас» квартеты да беренче урынны алды. Ә «Азаль» ансамбле — фестивальнең Гран-при иясе.
Талантлы балаларны бәйгегә сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Вәлиуллина әзерләде.
Алга таба да аларга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев