Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әхмәт мәктәбенең элекке укучылары: «Без аңа гомеребез буе рәхмәтле»

Һәр чор үзенең нинди дә булса бер үзенчәлеге белән истә кала. Балачактагы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, дуслар һәм, әлбәттә инде, барчабызга да ярдәмче, киңәшче, башлангыч белем бирүче шәхесләр — укытучылар алып тора. Мәктәп икенче өй булган кебек, укытучы — икенче әни, икенче әтидер инде ул.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Төпле белем бирүдән тыш, аңа җәмгыятьтә бик зур таләпләр — укучыны шәхес итеп үстерү, рухи кыйммәтләрне аңлату, эстетик тәрбия серләренә төшендерү, толерантлыкка өйрәтү һәм башка бурычлар куела.

«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...» дигән җырны белмәүчеләр юктыр арабызда. Бу җырны тыңлаганда һәркем үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Без дә беренче укытучыбыз Анна Васильевна Суханаеваны зур хөрмәт белән искә алабыз.

Беренче дәресебез, көндәлегебездәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеребездә. Зифа буйлы, чал чәчле, матур гына киенгән укытучы апабызның дәрес бирүе әле дә күз алдыбызда тора. Ул безне, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Без аңа гомеребез буе рәхмәтле.

Анна апа безнең белән кызыклы темаларга да сөйләшергә вакыт тапты. Лаеклы ялга чыкса да, тынгысыз тормыш алып барды ул. Безнең белән очрашкан вакытларында хәлләребезне сораша, киңәшләрен бирә иде.

Рәхмәт Сезгә, олы йөрәкле укытучыбыз!

Зур хөрмәт белән белән Әхмәт авылы укучылары.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев