Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әхмәт авылында узган өмәдә ялга кайткан хәрби дә катнашты

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әхмәт авылы егете берничә көнгә генә кайтса да, кадерле вакытын бүлеп, авылдашлары белән бергә зиратны чистарту буенча өмәдә катнашты.

Әхмәт авылы зиратында елга ике мәртәбә — язын һәм җәй ахырында өмә уздыралар. Өмәне зиратны карап торучы Григорий Суханаев оештыра. Ул өмә буласы турында 10-15 көн алдан хәбәр итеп куя.

«Григорий Михайлович өмә көнне генә түгел, ел әйләнәсе көн саен зиратны карап, чабып, кирәкле материалларын алып кайтып, ауган җирен көйләп тора. Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Бик күп эш башкарылды», — ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.

Саваплы эштән махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан «Веня» позывноен йөртүче егет тә читтә калмады. Ул хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Хәрби егетебезнең җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез», — ди авылдашлары.

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев