Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әхмәт авылы горурлыгы

Укучыбызның билгеле шәхес турындагы истәлекләре.

Демьян белән Мария Колчериннар гаиләсендә 11 бала дөньяга килә. Кызганычка каршы, аларның алтысы туганда ук яки туып азрак яшәгәч, вафат була. Шуларның бишесе: беренчесе – Яков 1901, Дмитрий – 1903, Александр –1921, Сергей – 1923, Марина 1926 елда туганнар. Алга таба сүз шул ир балаларның иң өлкәне Яков һәм иң кечесе Сергей турында барыр. Чөнки алар икесе дә белем алуга бик чырыш булганнар. 
Яков 1914 елда Борды авылындагы Халык мәгарифе министрлыгына караган ике класслы дүртьеллык училищены уңышлы тәмамлый. Социалистик революциядән соң, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Сарманда милиция хезмәтендә, Совет хакимияте органнарында, ә шактый еллар икенче Бөтендөнья сугышына кадәр Чирмешәндә Беренче Май районы башкарма комитеты рәисе булып эшли. Ул вакыт өчен сирәк очрый торган күренеш  –  ул еш кына туган авылы Әхмәткә өч ат җигелгән тарантас яки шәхси автомобильдә кайта торган була.
Запастагы офицер булу сәбәпле (политрук), сугыш башлану белән 1941 елның августында хәрәкәттәге армиягә хезмәткә чакырыла. Сугышның кызган иң авыр чорында  – 1943 елда  –  Дон  елгасы  буендагы  Ростов шәһәре өчен барган бәрелешләрдә хәбәрсез югала.
Сергей башлангыч белемне Әхмәт авылының дүртьеллык мәктәбендә ала. Беренче сыйныфка укырга 1930 елда – бер ел алдан, очраклы рәвештә керә. Шулай әнисе кушуы буенча, иртән басуга, үз җирләренә барырга чыккач, чиркәү бинасында урнашкан мәктәпне узып барганда, укучыларга ияреп мәктәпкә килеп керә һәм шуннан укырга кала. Ике атна узгач әнисе Мария түти укытучы Валентина Тарасованы күреп:  “Сергейга мәктәпкә йөрү кирәкме?” – дип сорый.   Укытучы: “Берүк йөрсен, аннан инженер чыгачак”, – дип җавап кайтара. Әнисенең соравы да урынлы булгандыр күрәсең, чөнки Сергей ябык, буйга кечкенә, җитмәсә бер яшькә кече дә. Шулай итеп, белемгә омтылышы зур булган Сергей укуны башлап җибәрә. Беренче укытучысы Валентина Тарасова әйткән зирәк сүзләр дә дөрескә чыга. Сергей һөнәре буенча инженер була (полковник-инженер, техник фәннәр кандидаты).

Тормыш юлы

1934 елда Сергей бишенче сыйныфка Кадер авылына укырга килә. Бу мәктәптә озак укырга туры килми аңа. Яков дәдәсе аны үз янына  Чирмешәнгә рус мәктәбендә укырга алдыра.
1941 елда рус мәктәбендә укучы татар балалары арасында унынчы сыйныфны “бик яхшыга” тәмамлый һәм алтын каймалы урта белем аттестаты ала. Бу вакытта әле алтын медаль бирелмәгән була. Бу аттестат теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнар бирмичә  керергә хокук бирә.
1941 елда Сергей В. Чкалов исемендәге Зенит-туп югары училищесына укырга керә. Кыскартылган прог-рамма буенча бу училищены да “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый. Аннан Мәскәү күген саклау өчен хезмәткә җибәрелә. Сугыш тәмамланганчыга кадәр ул лейтенант, аннан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Мәскәү күген саклауда була.
1948 елда Сергей Ф. Дзержинский исемендәге Мәскәү тупчылар хәрби академиясенә укырга керә. Бу академияне дә 1953 елда “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый.
1953 елда Ленинград тупчылар хәрби академиясенең адъюнктурасына укырга керә. Аны шулай ук уңышлы тәмамлавы Сергей Демьяновичның соңгы утызьеллык тормышын тамырдан үзгәртә. Ул хәрби хезмәтне фәнни-педагогик эшчәнлеккә алыштыра.
Менә аның фәнни-педагогик эшчәнлегенең төп баскычлары:
1953 – 1960 елларда – адъюнкт, укытучы, өлкән укытучы, доцент. Ленинград академиясендә майор, аннан подполковник;
1960 – 1972 елларда – Киевның С. Киров исемендәге Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденлы Югары зенит-ракета инженерлык училищесында радиотехника кафедрасы җитәкчесе (мөдире);
1972 – 1974 елларда – шул ук училищеның радиотехника факультеты җитәкчесе (деканы);
1974 – 1983 елларда шул ук училищеда укыту һәм фәнни эш буенча җитәкче урынбасары (проректор). Шушы вакыт эчендә зур фәнни коллективны җитәкли.

Ирешелгәннәре

Сергей Демьянович – 188 басма табак күләмендәге 86 фәнни хезмәтләр авторы.
Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы хәрби, фәнни-педагогик эшчәнлек чорында I дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы”, ике “Кызыл Йолдыз”, “Ватанга СССРның Хәрби көчләрендә хезмәт иткән өчен” орденнары; бик күп  медальләр, югары һәм урта махсус белем министрлыгының “СССРның югары мәктәбе. Хезмәттәге уңышлары өчен” мактаулы һәм сирәк бирелә торган күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Сергей Демьяновичның шәхси фәнни мәктәбе бар. Ул – күп докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре язучыларның фәнни җитәкчесе дә. 
Аның тормыш иптәше Резеда  Гобәйдуллина  – чыгышы белән Чирмешән кызы. М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының география факультетын тәмамлый һәм СССРның Геология министрлыгында канцелярия җитәкчесе булып эшли.
Алар гаиләсендә ике бала – уллары Сергей һәм кызлары Лариса үсә. 

Тормышка 
ашмаган хыял

Әйе, хәзер зур көрсенү белән искә алырга гына калды. Сергей Демьянович арабызда юк. Аннан килгән хатларны кат-кат укып утырам. Күздән яшьләр килә. Аның тормышка ашмаган бер хыялы калды. Без 1998 елның көз аенда Мәскәүдә күрешкәннән соң, туган авылына бик кайтасы, әти-әнисе кабере өстендә буласы килү теләген белдергән иде. Авылны сагынганын, авылдашларын бик күрәсе килгәнен еш искә төшерде.
Хәтта планында Петр Васильевич Егоровны (авылдашыбыз, полковник) да Сабантуена Әхмәткә чакырып очрашасы, күрешәсе килгән иде. Ни аяныч, мин Сергей Демьяновичның бу теләген тормышка ашыруны оештыра алмадым. Гаиләсеннән гафу итүләрен сорыйм.
Ул Мәскәүнең Бутовка зиратында җирләнгән. Моннан дүрт ел элек кызы Лариса Сергеевна һәм оныгы Виктория авылга кайтып, туганнары каберләрен зиарат кылганнар иде. Алар Сергей Демьяновичның амәнатен өлешчә тормышка ашырдылар. Рәхмәт аларга!

 

Рафис  Шәймәрданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев