Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Авыл халкын ни борчый?

Кичә Зәй районы Чыбыклы авылында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә җирле халык белән очрашу үткәрелде. Анда кешеләр үзләрен борчыган сораулар белән төрле хезмәтләрнең җаваплы затларына мөрәҗәгать итә алды.

Чыбыклы авыл җирлегендә узган халык җыенында иң борчулы проблемалар уртага салып сөйләшенде. Өч торак пункт — Чыбыклы, Суык-Чишмә, Өнбия авылларын үз эченә алган җирлектә шатлыклы мизгелләр дә, борчулылары да җитәрлек.
Шуларның берсе авыл халкын җәйге чорда иң борчыган мәсьәлә — су. Чыбыклы җирлегендә исә аны хәл итү юлын тапканнар.

— Барыгызга да билгеле, җәйнең кызу көннәрендә, 3 су куу башнясы эшләп торса да, халыкка су җитмәү мәсьәләсе килеп туа иде. Район башлыгы ярдәме белән грант алып бу мәсьәлә хәл ителде. Яңа су скважинасы куелды. Бу җәйдә авылдашларны суга кытлык булмас дип ышандырып каласы килә. Ә сездән, хөрмәтле авылдашлар, суны тикмәгә сарыф итмәвегез сорыйм, — диде җирлек башлыгы Илфат Гадершин.

Хәзер менә мәдәният йортын төзекләндерү өчен махсус программага керү мәсьәләсе көн үзәгендә тора. Әлеге мәдәният учагында 1980 еллардан бирле капиталь төзекләндерү үткәрелмәгән. Җыен барышында кешеләр район җитәкчелегеннән бу эшне башкаруда ярдәм сорадылар. Ә мәдәният йортын җылыту мәсьәләсендә эш инде узган ел башланган. Җылылык системасын яңага алыштырганнар. Тик әлегә түбәдән су сарку сәбәпле бинага төзекләндерү кирәк. Инде капиталь төзекләндерү программасына керү өчен тиешле документлар әзерләп җибәрелгән, хәзер уңай җавап булуны көтә чыбыклылар. 

«Чыбыклы авыл җирлегендә инфраструктура үсеше һәм хуҗалык эшчәнлеге бугенгесе көндә тулысынча канәгатьләнерлек. Җирлегебездә утлар, сулар, газ бар, урам яктырткычлары (светильниклар) һәрдаим алмаштырылып, ремонтланып тора. Шуңа да, бу яктан зарланырлыгыбыз юк», — ди җирлек башлыгы. 

Билгеле булганча, 2013 елдан республикада авыл халкы өчен кирәкле булган үзара салым программасы эшли. Бу чыбыклылар өчен дә мөһим проблемаларны хәл итү өчен реаль мөмкинлек булып тора. Чөнки 1гә 4 исәбе белән әйләнеп кайтучы акчаларга күпмедер дәрәҗәдә җирлек проблемаларын хәл итәргә була. 

— 2024 елда Чыбыклы авыл җирлегенең үзара салым акчасының гомуми суммасы −725 000 сум булды. Әлеге акчага Тукай һәм Вахитов урамнарында юлларга таш җәелде, урамнарда электр яктырткычлары алыштырылды. Суык-Чишмә авылының үзара салым акчасына Үзәк урамына таш җәелде һәм урам яктырткычлары куелды. Өнбия авылының үзара салым акчасы — 17 500 сум тәшкил итте. Әлеге суммага урам яктырткычлары төзекләндерелде һәм алыштырылды. Ә 2025 елда җыелган үзара салым акчасына без Чыбыклы авылы Тукай, Полевая урамындагы юлларны вак таш җәеп төзекләндерергә, зиратларны төзекләндерү өчен буяу сатып алып коймаларны буярга, Суык-Чишмә авылының Үзәк урамы юлларына вак таш җәяргә, Өнбия авылы зиратын төзекләндерергә исәплибез, — дип билгеләде Илфат Гадершин. 

Махсус хәрби операция зонасына Чыбыклы авыл җирлегеннән 11 ир-егет киткән, аларның берсе батырларча һәлак булган. Хәрбиләргә ярдәм йөзеннән чыбыклылар да мәдәният йортында маскировка челтәре үрү штабы оештырган. Алар 55 сетка үреп озаткан, ә мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев