Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл халкы спортка тартылсын

Районда авыл җирлекләре арасында уздырылучы спартакиадалар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту булып тора.

Ел башыннан, май аен кертеп, оештырылган спорт бәйгеләрендә иң актив авыл җирлеге халкы булып аксарлылар тора. Алар һәр төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешеп беренче урын алганнар. Ә Якты Күл — икенче, Гулькин — өченче урында.

Бирелгән мәгълүматларга караганда, унбер авыл җирлеге спорт бәйгеләрендә гел катнашмый. Район башлыгы Разиф Кәримов  бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды.

«Спорт ул һәркем өчен дә кирәк. Бәйгеләрдә һәр авыл җиренең катнашуын сорыйм. Әгәр дә бер җирлектән команда туплый алмаганда, берничә авыл җирлегенең берләшеп бәйгеләрдә катнашуы кирәк», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев